Зәй офыклары

Син үзеңне бозда ничек тотар идең?

Суда гадәттән тыш хәлләргә тарыгач, нишләргә, үзеңне ничек тотарга? ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Валентин Атласов тест тәкъдим итә. 1.Төркем белән нинди минималь калынлыктагы боздан йөреп була? А) 3 см; Б) 5 см; В) 7-15 см. 2. Нинди төстәге боз ныклы? А)...

Суда гадәттән тыш хәлләргә тарыгач, нишләргә, үзеңне ничек тотарга?

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Валентин Атласов тест тәкъдим итә.

1.Төркем белән нинди минималь калынлыктагы боздан йөреп була?

А) 3 см;

Б) 5 см;

В) 7-15 см.

2. Нинди төстәге боз ныклы?

А) ялтыравыксыз;

Б) саргылт;

В) яшкельт-зәңгәр яисә корыч төсле.

3. Елганың кайсы урынында боз ныклы?

А) агымнар кушылган урында;

Б) су төбе киңәйгән урында, сөзәк ярларда;

В) текә ярларда.

4. Шугалакны нинди калынлыктагы бозда ясап була?

А) 8 см;

Б) 10 смдан ким булмаган;

В) 15 см.

5. Юка боздан чыкканда ничек сакланырга?

А) бозны таяк белән кагып карап, җиңел адымнар белән барырга;

Б) зур тизлек белән тоткарлыксыз елганы кичәргә;

В) кичекмәстән үкчә белән бозны тикшереп карау.

6. Боз астына киткән кешегә ничек ярдәм итәргә?

А) бу урынга тизрәк барып, боз астыннан чыгарга ярдәм итәргә.

Б) сак кына шуып барып, аңа кул бирергә;

В) озын тактада шуып барып, шарф яки каеш бирергә.

7. Кайсы коткару чарасы кышкы чорга кагылмый?

А) коткару тактасы;

Б) коткару кыршавы;

В) коткару колгасы.

8. Боз астына киткәндә:

А) тиз арада өс һәм аяк киемнәрен салырга;

Б) читтән ярдәм итүче булганда, киемнәрне ташламыйча, боз читенә аяк-кулларны терәргә,

В)янәшә ярда бозны ватарга;

Г) пычак, ачкыч яки сәгать браслеты ярдәмендә боздан чыгарга талпыну.

9. Боз астыннан чыккач нишләргә?

А) киемнәрне салып, җылынганчы сикерергә;

Б) юеш кием белән сикерергә;

В) киемне салмыйча, янәшәдәге пунктка йөгерергә.

Дөрес җаваплар:

1.В 2.В 3.Б 4.В 5.А 6.В 7.Б 8.БГ 9.В

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: