Зәй офыклары

Синоптиклар бозлы яңгыр булуы турында искәртә

Татарстанга бозлы яңгырлы һава торышы килде. Шул сәбәпле, зәйлеләрне дә якын көннәрдә транспорт чараларында ерак юлга чыгудан тыелып торырга чакырабыз. Чөнки бозлы яңгыр юлларда бозлавык хасил итеп, юл һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы арта. Республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, бүген генә шундый бер һәлакәт теркәлгән. Лаеш районында тайгак юлдан хәрәкәт итүче...

Татарстанга бозлы яңгырлы һава торышы килде. Шул сәбәпле, зәйлеләрне дә якын көннәрдә транспорт чараларында ерак юлга чыгудан тыелып торырга чакырабыз. Чөнки бозлы яңгыр юлларда бозлавык хасил итеп, юл һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы арта. Республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, бүген генә шундый бер һәлакәт теркәлгән. Лаеш районында тайгак юлдан хәрәкәт итүче "ВАЗ-2114" автомобилен йөртүче, идарә итүдә контрольне югалтып, каршы як полосага чыга. Ә шул яктан хәрәкәт итүче маршрут автобусын йөртүче исә, җиңел машина белән бәрелешмәскә тырышып, кюветка төшә. Әлеге вакытта автобуста 30 пассажир була, хәзерге вакытта аларның хәле ачыклана.

Шуңа күрә һава шартлары начар булган чорда аеруча сак йөрү мөһим, кышкы резиналарның тиешле таләпләргә җавап бирүенә дә игътибарлы булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: