Зәй офыклары

Сугыш, данлы хезмәт юлы үткән

Беркөнне редакциягә кергән бер ага: "Әтием сугышта очучы булган, аннан кайткач мәктәп төзеткән, укучыларга белем һәм тәрбия биргән", язасы иде, аны халык хәтеренә кайтарасы иде", - дигән фикер белдерде. Рәшит ага Ситдыйков үзе сөйли, үзенең күзләре яшьләнә. Сафьян ага Ситдыйков 1916 елда Кәрәкәс авылында туган. Армиягә киткәнче Үзбәкстан якларына китеп,...

Беркөнне редакциягә кергән бер ага: "Әтием сугышта очучы булган, аннан кайткач мәктәп төзеткән, укучыларга белем һәм тәрбия биргән", язасы иде, аны халык хәтеренә кайтарасы иде", - дигән фикер белдерде.

Рәшит ага Ситдыйков үзе сөйли, үзенең күзләре яшьләнә.

Сафьян ага Ситдыйков 1916 елда Кәрәкәс авылында туган. Армиягә киткәнче Үзбәкстан якларына китеп, укытучы булып эшләгән. Сугыш хәбәрен дә ул шунда ишетә һәм 1941 елның июлендә фронтка алына. Башта ул Саратовта артиллерия, аннан Чкалов исемендәге очучылар училищесында очучы булырга укый. 1943-1944 елларда сугышта очучы буларак катнаша, 1944 елда укчылар взводы командиры итеп билгелиләр. Ул бәреп төшергән самолетлар, сафтан чыгарган поезд составлары, танклар шактый була. Сугыш елларында очучыларга аеруча хөрмәт зур була. Сафьян сугыштан соң да хезмәтен дәвам итә: Польшада, Калининград өлкәсе, Кытай, Литвада хезмәт куя.

1955 елны демобилизацияләнеп, Алабуга районы Дөм-дөм авылына укытучы булып эшкә кайта. Укучыларны физика-математика серләренә төшендерә. Туган авылына ялга кайткач, Бигеш авылы мәктәбендә укытучы булып эшләүче Кабан-Бастрык авылы кызы Мария Егорова белән танышып, гаилә кора. Яшь гаилә Сафьян хезмәт иткән Литвага китә. Уллары Рәшит, кызлары Татьяна белән Рәисә шунда туа. Дөм-дөм мәктәбендә Ситдыйковлар укытучылар гаиләсен коллектив һәм укучылар бик тиз үз итә. Мария Егоровна да көчле химия-биология укытучысы була. Ул елларда укытучыларны бер урыннан икенчесенә күчереп йөртәләр. Ситдыйковларны Алабуганың Черкес авылы башлыгы мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Сафьян белән Мария баш-аягы белән эшкә чума. Биредә 14 укучының 13е уку алдынгысы була. Сафьян Ситдыйковның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнә. Аңа "Халык мәгарифе отличнигы СССР" дигән дәрәҗәле исем бирелә. 1966 елда якташыбыз Югары Лоҗы мәктәбенә директор итеп эшкә җибәрелә. Авылда яңа мәктәпкә нигез салына башлаган була, Сафьян исә аны төзеп бетереп, файдалануга тапшыра һәм аның белән җитәкчелек итә. Ситдыйковлар биредә дә тырыш, намуслы хезмәт куя. Укучыларына тирән белем бирүнең төрле юллары эзләнә. Мария Егоровна фәне буенча укучылары белән өстәмә эшли (хәзер аны заманчалап репетиторлык диләр).

-Нигә син безнең балаларны дәрестән соң да алып калып җәфалыйсың, безнең чөгендерне кем эшләр, аларның укуы безгә пычагымамени, - дип орышалар аны кайбер әти-әниләр.

Биредә Ситдыйковлар укытканда, Мария Егоровнаның бер укучысы биология буенча республикакүләм олимпиадада III урын ала. Сафьян Ситдыйков мәктәп коллективы белән 1972 елга кадәр җитәкчелек итә. 1976 елдан математика укытучысы була һәм лаеклы ялга китә. Ситдыйковларны Алабуга районы һәм Югары Лоҗыда халкы әле дә сагынып, менә дигән укытучылар иде дип сөйли.

-Әти сугыш һәм хезмәт иткән урыннары турында агылып сөйләми иде, ярамаган, күрәсең. Тынычлыкны бик теләде, әтиебез һәрнәрсәдә безгә үрнәк булды, - ди улы Рәшит.

Сафьян Ситдыйков II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "За взятие Кенигсберга" һәм "За боевые заслуги" медальләренә лаек була. Ул Кәрәкәстә җирләнә, Мария Егоровна озак еллар кызында тәрбияләнә, Кабан-Бастрыкта җирлиләр. Ситдыйковларны зур хәрефләр белән укытучы дип язарлык, рухлары шат ятсын аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: