Зәй офыклары

Сусаклагыч чистарып калды

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы уңаеннан алып барылучы эшләрнең дәвамы буларак, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов 2016 елны Идел һәм Чулман су саклау зоналары елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Төп бурыч - яр буе территорияләрен максатсыз файдалану һәм канунсыз төзелешләр белән бәйле законсыз гамәлләргә чик кую,...

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы уңаеннан алып барылучы эшләрнең дәвамы буларак, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов 2016 елны Идел һәм Чулман су саклау зоналары елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Төп бурыч - яр буе территорияләрен максатсыз файдалану һәм канунсыз төзелешләр белән бәйле законсыз гамәлләргә чик кую, татарстанлылар һәм республика кунакларының табигать зоналарында ял итә алуын тәэмин итү. Шунысы игътибарга лаек, әлеге башлангычны «Президент белән бергә» активистлар хәрәкәте хуплап алды һәм шәһәр күлләренә тәртип урнаштыра башлады. Бу проектка зәйлеләр дә теләп кушылды: 16 июньдә «Президент белән бергә» хәрәкәтенең җирле бүлеге Зәй сусаклагычын, су коену урынын чүп-чардан арындырды, тәртипкә китерде. Гомумән, "Президент белән бергә» активистлар хәрәкәте игелекле эшләр башында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: