Зәй офыклары

Сәяси золым беркемне дә аямый

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Сәяси золым корбаннарын искә алу көне уңаеннан үткәреләчәк чарага алдан ук әзерләнеп, укучылар шул чор шаукымын күзалларлык итеп коридорларга листовкалар, гаепләү актлары элеп куйды, кечкенә күргәзмә дә оештырылды. Хәтер залында шул чорның коточкыч мизгелләрен хәтерләтеп, актарылган әйберләр, йомарланган кәгазләр, теләсә ничек ташланган уенчыклар,...

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Сәяси золым корбаннарын искә алу көне уңаеннан үткәреләчәк чарага алдан ук әзерләнеп, укучылар шул чор шаукымын күзалларлык итеп коридорларга листовкалар, гаепләү актлары элеп куйды, кечкенә күргәзмә дә оештырылды. Хәтер залында шул чорның коточкыч мизгелләрен хәтерләтеп, актарылган әйберләр, йомарланган кәгазләр, теләсә ничек ташланган уенчыклар, Хәтер китабы урын алды. Тарихи вакыйгалар турында сөйләгәндә укучылар тын да алмый тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетте.

Сталин репрессияләре беркемне дә аямый: ул яшькә дә, милләткә дә, нинди катламнан булуга да карамый. Җинаять кодексының 58 маддәсе 14 пункты кешегә иң каты җәза- ату хөкеме чыгару хокукын да бирә.

Ул чорларда репрессия гаммәви төс ала: Татарстаннан гына да 200 меңләп кеше гаепсезгә хөкем ителә. Ә алар артында тагын күпме кеше - гаилә әгзалары, туганнар тора, аларга халык дошманы ярлыгы тагыла. Илебез тарихындагы мондый чорларны да укучылар белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: