Зәй офыклары

Табигатьнең чираттагы шаяруы аркасында кеше гомерләре дә өзелде

Бүген Татарстанда кичәге гарасат китергән зыян күләмен ачыклыйлар. Кызганычка каршы, табигатьнең чираттагы шаяруы аркасында кеше гомерләре дә өзелде. Мамадыш шәһәрендә кичке сәгать 8нче яртыларда гарасат вакытында электр линиясе өзелеп төшә һәм 1971 елгы ир-атны ток сугып үтерә. Түбән Кама районында табигый бәла-каза вакытында 56 яшьлек хатын-кыз - мәктәп укытучысының гомере...

Бүген Татарстанда кичәге гарасат китергән зыян күләмен ачыклыйлар. Кызганычка каршы, табигатьнең чираттагы шаяруы аркасында кеше гомерләре дә өзелде.

Мамадыш шәһәрендә кичке сәгать 8нче яртыларда гарасат вакытында электр линиясе өзелеп төшә һәм 1971 елгы ир-атны ток сугып үтерә.

Түбән Кама районында табигый бәла-каза вакытында 56 яшьлек хатын-кыз - мәктәп укытучысының гомере өзелгән. Беренчел фаразлар буенча, аны пыяла бастырган.Авылда йортлар җимерелгән, агачлар ауган, халык утсыз калган. Барыннан да бигрәк Кызыл Чапчак авылы нык зыян күргән. Биредә һәр өченче йорт яки башка бинаның түбәсе җимерелгән. Авылның 87 яшьлек әби-карчыгы өстенә аш бүлмәсендә утырган вакытта йортның стенасы җимерелгән. Бәхетенә, ул исән калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: