Зәй офыклары

Табышалар парлар, кавышалар ярлар

Югары Мәлемдә иң чибәр, иң мөлаем кызлар яшәвен барлык якын-тирә төбәкләрдә беләләр. Шуңа күрә кызларыбызның кулларын сорап, Чаллыдан, Тукай районыннан, Кукмарадан һәм күрше авыллардан да киләләр. Июнь-июль айларында Мәлем халкы кыз озату белән мәшгуль булды. Авылдан 5 кыз сөйгәннәре белән гаилә корып җибәрде. Июнь аенда бер-бер артлы Миләүшә Хәкимуллина, Алия...

Югары Мәлемдә иң чибәр, иң мөлаем кызлар яшәвен барлык якын-тирә төбәкләрдә беләләр. Шуңа күрә кызларыбызның кулларын сорап, Чаллыдан, Тукай районыннан, Кукмарадан һәм күрше авыллардан да киләләр. Июнь-июль айларында Мәлем халкы кыз озату белән мәшгуль булды. Авылдан 5 кыз сөйгәннәре белән гаилә корып җибәрде. Июнь аенда бер-бер артлы Миләүшә Хәкимуллина, Алия Абзалованы озатсак, 14 июльдә берьюлы 3 кызыбыз китте: Гүзәл Зәйнуллина, Мәдинә Гыйбадуллина, Лиана Прохорова. Бу көнне авыл халкы йорт тирәсендәге эшләрен дә онытып торып, кызларны озатырга җыелды.

Туй күлмәге кигән кыздан,

Көнләшеп тә үләрлек...

Кызларның барысын да, йоласына туры китереп, сөйгән ярлары килеп алды.

Хөрмәтле парлылар: Миләүшә-Рамил, Алия-Азат, Гүзәл-Дмитрий, Мәдинә-Виктор, Лиана-Фәнис, яңа бер гаилә булып, сез яңа тормыш юлына аяк бастыгыз. Сезнең гаиләгез - илебезнең бер кечкенә терәге. Мәхәббәт учагыгыз беркайчан да сүнмәсен! Тормыш юлыгызны мактауга лаек булып үтегез, дигән теләктә без.

Г. Батькова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: