Зәй офыклары

Ташламалар үз көчендә кала

2016 елның 1 гыйнварыннан республикада балалар бакчаларына ата-аналар түләве уртача 8 процентка арта. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары да чыкты. Әлеге яңалык ата-аналарга шактый кискен тәэсир итте. Бәяләр арту сәбәбе, районда балалар туклану торышы турында мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова сөйли. - Яңа елдан балалар бакчалары өчен...

2016 елның 1 гыйнварыннан республикада балалар бакчаларына ата-аналар түләве уртача 8 процентка арта. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары да чыкты. Әлеге яңалык ата-аналарга шактый кискен тәэсир итте. Бәяләр арту сәбәбе, районда балалар туклану торышы турында мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова сөйли.

- Яңа елдан балалар бакчалары өчен түләүләр республика күләмендә уртача 8 процентка арта. Безнең район буенча ул 226 сум тирәсе тәшкил итә. Ата-аналар түләвенең артуы мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем һәм тәрбия бирү оешмаларын финанслау чыгымнары үсү белән аңлатыла. Бу туклану продуктларына бәя арту, бакча хезмәткәрләренең хезмәт хаклары үсү белән бәйле. Шунысын онытмаска кирәк, балалар бакчаларында сабыйларны тәрбияләү чыгымнарының 70 процентын дәүләт үз өстенә ала. Баланы бакчада бер ай тәрбияләү өчен 8 мең сумга якын средстволар тотыла. Ә ата-аналар түләве шуның бер өлешен тәшкил итә, әлеге сумма мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенең төренә, эш режимына һәм баланың яшенә карап билгеләнә. Мәсәлән, бүген 3-7 яшьлек баланы бакчада 12 сәгатькә калдыру мөмкинлеге булган учреждение өчен ата-ана түләве 2812 сум тәшкил итә. 2016 елның 1 гыйнварыннан ул 226 сумга арта һәм 3038 сум була.

Балалар бакчаларына ата-аналар түләве өчен каралган барлык төр компенсация түләүләре үз көчендә кала. Мәгълүм булганча, беренче баланы бакчага йөрткән өчен уртача - 20, икенчесе өчен - 50, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 70 процент күләмендә компенсация кайтарыла. Әлеге компенсацияләр гражданнарның керемнәренә бәйсез рәвештә ясала.

Ә икенче төр компенсация муниципаль дәрәҗәдә билгеләнә. Аңа гаиләдәге бер кешегә керем күләме 20 мең сумнан ким булганда дәгъва кылырга мөмкин. Бу очракта компенсация гаиләдәге бер кешегә керем 10 меңгә кадәр, 10-15 меңгәчә, 15-20 мең сум булуга карап, төрлечә ясала. Шулай итеп, гаиләдәге бер кешегә керем 10 мең сумнан аз булганда, 12 сәгатьлек балалар бакчасы өчен беренче балага "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Закон нигезендә 310 сум, ә аңа өстәп 850 сум күләмендә республикадан каралган компенсация бирелә. Шул рәвешле, ата-ана бакча өчен 2900 сум түләп, аның 1160 сумын компенсация формасында кире кайтара. Гаиләнең балалар бакчасы өчен бер балага тоткан чыгымы 1740 сум тәшкил итә. Әле боларга өстәп, бездә күпбалалы гаиләләр бакча өчен ата-аналар түләвенең 50 процентын гына түли, шул ук вакытта алар компенсацияләр алу хокукына да ия.

Инвалид, туберкулез интоксикацияле, караучысыз калган ятим балалар бакчаларга бушлай йөри.

Яңа елдан түләүләр буенча булачак үзгәрешләр турында мәгълүмат бакчалардагы стендларда урнаштырылды, шулай ук сораулар белән мәгариф идарәсенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ә мәктәп туклануына килгәндә, ул СанПиН таләпләренә җавап биргән меню буенча башкарыла. Мәктәпләрдә балалар көнгә ике тапкыр туклана. Агымдагы уку елы башыннан мәктәп укучылары өчен билгеләнгән туклану бәясе үзгәрмәде, яңа елдан да үзгәрешләр булмаячак. Ә алдан расланган исемлек нигезендә өлешчә яки тулысынча түләүдән азат ителгән балаларга каралган ташламалар үз көчендә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: