Зәй офыклары

Татарстан гүзәле -18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова

«Татарстан гүзәле» матурлык конкурсында Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова җиңде. Гүзәл кыз Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең 1 нче курсында укый, 3 яшеннән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә һәм Россия спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән. Балалар тренеры булырга планлаштыра. "Татарстанның иң гүзәл студенты-2015" конкурсында җиңгән. «Татарстан гүзәле-2016» конкурсында җиңүче...

«Татарстан гүзәле» матурлык конкурсында Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова җиңде.
Гүзәл кыз Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең 1 нче курсында укый, 3 яшеннән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә һәм Россия спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән. Балалар тренеры булырга планлаштыра. "Татарстанның иң гүзәл студенты-2015" конкурсында җиңгән.

«Татарстан гүзәле-2016» конкурсында җиңүче кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында конкурсның финал этабында билгеле булды.
Кызлар "Визитка", "Су керү киемнәрендә дефиле" һәм "Блиц-әңгәмә" конкурсларында сынау узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: