Зәй офыклары

Татарстан парламенты депутатлары гаилә парларының аерылышу срогын озайту яклы

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе, бу аерылышучылар белән психологлар эшләсен өчен мөһим, дип саный Судка килмичә генә (заочно) аерылышу очраклары бөтенләй дә бетерелергә мөмкин. Бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында "Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексының 233 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы ТР...

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе, бу аерылышучылар белән психологлар эшләсен өчен мөһим, дип саный

Судка килмичә генә (заочно) аерылышу очраклары бөтенләй дә бетерелергә мөмкин.

Бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында "Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексының 233 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына закон инициативасы хакында сүз булды: ул гаилә парының аерылышу процессына кагыла.

РФ Гаилә кодексының 17 нче маддәсе нигезендә, ир-ат хатынының ризалыгыннан башка, хатын-кыз йөкле вакытта, аерылышырга гариза бирергә хокуксыз һәм ул бала туып 1 яшь тулганчыга кадәр аерылышу турында гариза бирә алмый. ТР парламентында каралган закон инициативасында исә әлеге срокны 1 ел гына калдырмыйча, 3 елга кадәр озынайтырга тәкъдим ителә, ягъни ана кеше декрет ялында булган вакытта ир законлы рәвештә аерыла алмый була.

Закон нигезендә аерылышырга гариза бирелгәннән соң, суд аны 1-3 ай дәвамында карый. Тәкъдим ителгән яңа закон проектында исә бу вакыт, кимендә 3 ай булырга тиеш, диелә. 18 яшенә җитмәгән уртак балалар булган очракта бу срок 6 айга кадәр булырга мөмкин.

2014 елда аерылушычылар саны 15 мең 106 ны тәшкил иткән, 2013 елда бу күрсәткеч исә 13 мең 603 булган. Татарстанда 1 мең рәсми өйләнешүгә 464 аерылышу туры килә.

Бу хакта комитет утырышында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округындагы башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу - түбән күрсәткечләр.

Докладчы билгеләп узганча, Татарстанда аерылышучылар саны соңгы араларда кимү күзәтелә һәм бу ЗАГС хезмәткәрләренең аерылырга теләүчеләр белән әңгәмәләр уздыруы, психологларның эшчәнлеге нәтиҗәсе санала. Быел 9 ай эчендә 9 мең 856 аерылышу акты теркәлгән, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 1368 гә, ягъни 12,2 процентка кимрәк.

"Әгәр республикада бар да, сез әйткәнчә яхшы гына булса, без әлеге закон инициативасы белән чыкмас идек. Саннарга караганда, безнең хәлләр бик шәптән түгел. Аерылышу өчен вакытны озынайту гына аз, ир һәм хатын белән белгечләрнең эшләве мөһим, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. - Моның өчен бик җитди психологик әзерлек булу шарт".

Бу - аерылышучылар белән психологлар эшләсен өчен мөһим, дип санавын белдерде ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС җитәкчесе.

"Аерылышу срокларын озайтырга дигән тәкъдим белән чыгабыз икән, димәк, без кешеләргә нәрсә дә булса тәкъдим итәргә тиеш. Әлбәттә инде, бушлай психолог ярдәме кирәк. Әлеге хезмәт ЗАГС бүлекләрендә булырга тиеш. Моның өчен аерым департаментлар яки бүлекләр оештырылачак", - диде комитет җитәкчесе Светлана Захарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: