Зәй офыклары

Татарстанда эшсезләр саны 16 меңгә якынлашып килә

Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 36 кешегә арткан. Хәзер, 22 декабрьгә, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 15 886 кеше бар. Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә. Татарстанда эш урыннары да җитәрлек. Республиканың эш белән...

Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 36 кешегә арткан. Хәзер, 22 декабрьгә, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 15 886 кеше бар.


Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә.


Татарстанда эш урыннары да җитәрлек. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан 26 352 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 3434 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында 806 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 427е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 70 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: