Көндез һава торышы 5-10 градус салкын булачак. Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, иртән республикада урыны белән томан, күз күреме 500 метр булачак. Көндез төньяк-көнчыгыш җил 15 м/с кадәр җитәчәк, буран чыгачак. 13 мартка каршы төндә республикада болытлы һава торышы булачак, урыны белән кар явачак. Төнлә температура 13-18 градуска, төньяк районнарда 23...
Көндез һава торышы 5-10 градус салкын булачак.
Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, иртән республикада урыны белән томан, күз күреме 500 метр булачак. Көндез төньяк-көнчыгыш җил 15 м/с кадәр җитәчәк, буран чыгачак.
13 мартка каршы төндә республикада болытлы һава торышы булачак, урыны белән кар явачак. Төнлә температура 13-18 градуска, төньяк районнарда 23 градуска төшәчәк, дип белдерә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа