Зәй офыклары

Татарстанның тагын дүрт кешесе алданган

Кырыгалдарлар үзләренә корбанны Чаллы, Әлмәт һәм Казанда тапкан. Зыян күрүчеләргә 67- 85 яшь. Казанда яшәүче 78 яшьлек хатын-кыз явыз ниятле билгесез кешеләргә 8 мең сум акчасын биргән. Шул рәвешле ул юл-транспорт һәлакәте маҗарасына "тарыган" улын "коткарырга" теләгән. Әлмәттә гомер итүче 85 яшьлек хатын-кыз да шул рәвешле кармакка капкан - урамда...

Кырыгалдарлар үзләренә корбанны Чаллы, Әлмәт һәм Казанда тапкан. Зыян күрүчеләргә 67- 85 яшь.

Казанда яшәүче 78 яшьлек хатын-кыз явыз ниятле билгесез кешеләргә 8 мең сум акчасын биргән. Шул рәвешле ул юл-транспорт һәлакәте маҗарасына "тарыган" улын "коткарырга" теләгән.


Әлмәттә гомер итүче 85 яшьлек хатын-кыз да шул рәвешле кармакка капкан - урамда 90 мең сум акчасын билгесез ир-атка биреп җибәргән.


Ә 67 яшьлек Әгерҗе хатын-кызы Чаллыда вакытта 59 мең сум акчасыннан колак каккан. Анысы банк картасының "эштән чыгуы" турындагы хәбәргә ышанып, шалтыратучылар кушканны эшләгән һәм картасындагы акчасы кырыгалдардарга күчерүен белми дә калган. Аңа Самара өлкәсендә теркәлгән телефон номерыннан шалтыратканнар.

Чаллының тагын бер хатын-кызы "бозымнан котылу" өчен 3 ай дәвамында кырыгалдарларга акча күчереп килгән. Гомуми сумма - 79 500 сумга җыелган.

Башкалар шушы хәлдә калмасын, игътибарлырак булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: