Зәй офыклары

“Театр – минем язмышым”

Әхмәт авылында «Туган якта очрашулар» дип исемләнгән район чарасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Николай Дунаев катнашты. Якташыбыз белән корган әңгәмә сезгә дә кызыклы булыр, шәт. - Николай Иванович, туган якларга еш кайтасызмы? - Бик еш,...

Әхмәт авылында «Туган якта очрашулар» дип исемләнгән район чарасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Николай Дунаев катнашты. Якташыбыз белән корган әңгәмә сезгә дә кызыклы булыр, шәт.

- Николай Иванович, туган якларга еш кайтасызмы?

- Бик еш, димәс идем. Туган яклар сагындырган, район җитәкчелегенә очрашу оештырганы өчен рәхмәтлемен. Авылдашлар җылы итеп каршылады: ваемсыз балачагым, велосипедта һәм чаңгыда Түбән Бишкә йөреп укыган еллар, әтинең умарталыгы, авыл малайлары белән ат көткән чаклар искә төште. Туган як кирәк икән кешегә, күпме илһам, көч алдым мин үземә әлеге очрашудан.

- Әтиегезнең сезне умартачы итәсе килгән, ә үзегез елга капитаны булырга теләгәнсез. Язмыш сезне артист иткән...

- Елга капитаны булу өчен Түбән Новгородта укырга кирәк. Мин авыл баласына каян инде ул чеп-чи урыс каласы... Түбән Биштә укыганда укытучылар мине театр сәнгатенә этәрде. Югары сыйныфларда театр уйнадым. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә Щепкин исемендәге югары театр училищесына чакыру игъланы күргәч, шунда тәвәккәлләдем. Аны уңышлы тәмамлап, Камал театрына эшкә кайттым.

- Сезгә училищеда укыганда ук бөек шагыйрь Тукайны уйнарга туры килә. Бу рольне уйнау сезгә иҗат офыкларын киңәйтергә мөмкинлек биргәндер, барачак юлыгызны билгеләми калмагандыр...

- Әйе, училищеда Ә. Фәйзинең "Габдулла Тукай" диплом спектаклендә атаклы остазлар белән уйнарга туры килде. Бу минем өчен зур сынау булды. Зур сәхнәдә Тукайны уйна әле...

- Сез - киң иҗади диапазонга ия, тирән психологик кичерешләрне, нечкә тойгыларны, уңай һәм тискәре образлар характерын бер дәрәҗәдә ышандырырлык итеп тамашачыга җиткерә алучы артист. Сез тудырган образлар...

- Аена - 31, елына 520 спектакль уйнаган чорлар күп булды. Анык кына күпме образ тудырганны әйтә алмыйм. Чит ил һәм рус классикасында да уйнаган рольләр санап бетергесез. Гомумән, театр сәхнәсендә туган һәр образ - артистның төп хезмәт җимеше, эш нәтиҗәсе. Тамашачы безгә шуннан чыгып бәя бирә. Сәхнә һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган саен, репертуарым социаль пландагы образлар белән байый барды: Акъегет, Гаяз, Нияз, Василий, Фигаро, Газиз, Паратов, Бәхтияр, Нурислам, Гөргери, Әхмәди һ.б. - театр тарихының алтын фондын тәшкил итәрдәй образлар. Шулар арасыннан Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре"ннән Гөргери образы - иң матур, иң яктысы, җор телле, шаян табигатьле, хәйләкәр холыклы.

- Сез бит әле актерлык хезмәте белән беррәттән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да укытасыз. Берсе икенчесенә комачауламыймы?

- Мине педагогик хезмәткә остазым Марсель Сәлимҗанов чакырды. Аның ышанычын акладым кебек. Сикәлтәле елларда биш еллап Казан театр училищесында студентларга театр осталыгы буенча дәресләр бирдем. Шәкертләрем бүген Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һ.б. театрларда уйный. Укытучы булгансың икән, шәкертләреңә үзең белгәннең барысын да өйрәт. Актер-укытучыга Аллаһы Тәгалә биргән талант та кирәк. Даими эшләп торучы тәрҗемәче дә мин. Камал театры сәхнәсе өчен пьесалар тәрҗемә итәм. Елдан артык Әтнә театрында да эшлим.

- Тормыш иптәшегез Татьяна Григорьевна да безнең яктан. Аның турында берничә сүз...

- Татьяна Григорьевна - Кабан-Бастрык кызы. Ул Мәскәү дәүләт китапханә институтын тәмамлады, берничә ел Татарстан дәүләт китап палатасы директоры булып эшләде. Бу елларда китап палатасы эше фәнни нигездә үзгәртелә, республика матбугатында басылган язмаларның милли библиографик репертуарын төзү өчен әзерлек эше алып барыла. Татьяна Григорьевна Мәскәү китапханә институтының читтән торып уку аспирантурасында белем алып, педагогик фәннәр кандидаты дигән гыйльми исем алды. Бүгенге көндә ул - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының библиография һәм китап белеме кафедрасы профессоры, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре.

- Сез 60 яшьлек юбилеегызда, Зәйгә кайтып, Туфан Миңнуллинның «Гөргери кияүләре» спектакле белән зәйлеләрне сөендергән идегез. 75 яшьлек юбилеегызга нинди спектакль әзерләдегез?

- Әтнә театры белән "Сөясеңме, сөймисеңме?" спектаклен әзерләдек. Юбилеемны Камал театры коллективы көзен үткәрергә ниятли. Район җитәкчелеге рөхсәт бирсә, көзен "Сөясеңме, сөймисеңме?" тамашасы белән Зәйгә кайтырга исәп. Кем белә, бәлки, хыял тормышка ашар да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: