Зәй офыклары

Телгә мәхәббәт тәрбияли

Бүген - һәр кешенең язмышында билгеле бер урын алып торучы һөнәр ияләре - Укытучылар көне. Балачак, үсмер елларның матур мизгелләрен хәтердә яңартканда яраткан укытучысын күзалламаган кеше сирәктер. Еллар үткәч тә, укытучы якын кешеләрнең берсе булып кала. Зәй - талантлы укытучыларга бай төбәк. Күп кенә галимнәрнең бездән чыгуы да моны дәлилли....

Бүген - һәр кешенең язмышында билгеле бер урын алып торучы һөнәр ияләре - Укытучылар көне. Балачак, үсмер елларның матур мизгелләрен хәтердә яңартканда яраткан укытучысын күзалламаган кеше сирәктер. Еллар үткәч тә, укытучы якын кешеләрнең берсе булып кала. Зәй - талантлы укытучыларга бай төбәк. Күп кенә галимнәрнең бездән чыгуы да моны дәлилли. Баланың тәҗрибәле, үз һөнәренең остасы, белемле педагоглардан дәрес алуы - зур бәхет ул. Бүгенге язмабыз герое да - әнә шундый педагог Айгөл Сөләйман кызы Абдуллина. Ул шәһәрнең 2нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Укытучылар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән Айгөл үзен башка өлкәдә күз алдына да китерә алмый. Кече яшьтән укытучы булырга хыяллана. Тырыш кыз дәресләрдән соң, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче әнисенә дәфтәрләрен тикшерергә, дәрес өчен төрле кызыклы материаллар эзләргә булыша. Ә тарих укыткан әтисе анда көнчыгыш илләре белән ныклап кызыксыну уята. Айгөл мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Биредә ул төрек һәм фарсы телләрен, аларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнә.

- Болар миңа татар теле һәм әдәбиятын укытуда зур ярдәм итә. Чөнки без рус телле балаларга да татар телен өйрәтәбез. Ә укучыларның кызыксынуын арттыру, телне өйрәнүгә җәлеп итү өчен татар милләтенә охшаш чит ил халкы турында да мәгълүмат җиткерү уңай нәтиҗә бирә. Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри кебек галимнәр белән башка милләтләрнең билгеле шәхесләрен чагыштырып карау мөмкинлеге туа. Нәтиҗәдә тәрбияви максатка да, сыйфатлы белем бирүгә дә ирешелә, - ди укытучы.

Айгөл Абдуллина 2нче мәктәптә 2006 елдан эшли. Дәресләр алып бару белән беррәттән, ул IX "В" кадет сыйныфын да җитәкли. Дәрестә дә, сыйныфтан тыш вакытларда да төп игътибарны укучылар белән иҗади эшләүгә бирә. Шул рәвешле, укытучы баланы эзләнергә, күп укырга, үз сәләтен үстерергә этәрә. Коммуникатив технологияләр аша белем бирү юнәлешен отышлы дип исәпли. Аның турында хезмәттәше Альфира Гомәрова да буш вакыты булуга, ул интернет аша мәгълүмат туплый, киләсе дәрескә, сыйныфтан тыш чараларга әзерләнергә керешә, ди. Аның һәр бала белән индивидуаль эшләргә омтылуын да уңай бәяли. Бу, әлбәттә, үз чиратында кызыклы нәтиҗәләргә дә китерә. Мәсәлән, Айгөл Абдуллина үз төркемендә укучы әрмән милләтеннән булган бер баланың татар телен шулкадәр нык өйрәнергә тырышуын күреп ала. Балага тел үзләштерү авыр бирелсә дә, бергәләп бу юнәлештә эшләү эзсез калмый. Хәзер ул башка балалар белмәгән татар сүзләрен дә әйтеп шаккатыра, ди укытучы, укучысы өчен сөенеп. Рус телле балалар арасында да татар телен тирәнтен өйрәтү максатын куя Айгөл. IX "Б" сыйныфыннан Полина Коряковцеваның татар теле дәресләренә аеруча кызыксыну белән килүен әйтә.

- Без дәресләрдә грамматика, тел өйрәнеп кенә калмыйбыз, мәдәният, билгеле шәхесләрнең тормышы, теге яки бу хәл турында телне шомарту максатында үзара әңгәмәләр оештырабыз. Мәсәлән, күптән түгел композитор Александр Ключаревның татар шагыйрьләре әсәрләренә көйләр язуы турында кызыклы тарихи чыганаклар табып өйрәндек. Айгөл Сөләймановна безгә алдагы дәрес темасын әйткәч, без үзебез дә интернет аша материаллар туплыйбыз, аннан аларны бер-беребез белән уртаклашабыз. Мондый укыту алымы шуграк сыйныфташларны да үз эченә бөтереп ала, - ди Полина.

Моннан тыш, "Зирәк тиен", "Мин татарча сөйләшәм" акцияләрендә, фән олимпиадаларында да Айгөл Абдуллинаның укучылары призлы урыннар яулый. Узган ел X сыйныфтан Лилия Фәтхетдинова татар әдәбияты буенча фән олимпиадасының муниципаль турында беренче урын алды. Гомумән, узган уку елы Айгөл Абдуллина өчен уңышларга бай булды. Ул "Ел укытучысы" район бәйгесендә катнашып, икенче урын алды, район башлыгы грантына ия булды. Шулай ук республика буенча "Иң яхшы укытучы" исеменә лаек булучылар арасына да Айгөл Сөләймановна нәтиҗәле эше белән керде, махсус аттестация үтеп, беренче категорияле укытучы булды.

Киләчәктә дә Айгөл Абдуллина Укытучы дигән исемне югары тотып, белемле, тәрбияле буын үстерүгә үз өлешен кертергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: