Зәй офыклары

Теләге кабул була

Әбием Нәкыягә 79 яшь. Аның әтисе Салих бабайны 1943 елның җәендә сугышка алалар. Әтисен фронтка иртәнге сәгать 2дә үк озаталар. Нәкыя әби бу вакытта йоклап кала. Шунлыктан әтисе фронттан хат язганда аңа "йокыда калган кызыма", дип аерым сәлам җибәрә торган була. Әбием, мәктәптә укырга-язарга өйрәнгәч, үзе дә әтисенә хат язып...

Әбием Нәкыягә 79 яшь. Аның әтисе Салих бабайны 1943 елның җәендә сугышка алалар. Әтисен фронтка иртәнге сәгать 2дә үк озаталар. Нәкыя әби бу вакытта йоклап кала. Шунлыктан әтисе фронттан хат язганда аңа "йокыда калган кызыма", дип аерым сәлам җибәрә торган була. Әбием, мәктәптә укырга-язарга өйрәнгәч, үзе дә әтисенә хат язып сала. Салих бабай аның язган хатын сугыштан саклап алып кайта.

Сугыш вакытында әбиләргә күпне күрергә туры килгән. Иртә язда бакчадан черек бәрәңге җыеп ашаганнар. Алабута, кычыткан белән тукланганнар. Якын-тирәдәге үләннәрне җыеп ашап бетергәч, урмандагы сәрдәгә дә бара торган булганнар. Укудан кайткач, уйнап йөри алмаганнар. Әбинең үзенә дәрестән кайткач һәр көнне берәр орчык чүбек җебе эрләргә план куелган булган. Ул җепләрдән әнисе Сәхипкамал әби кыш көннәрендә эштән кайткач төн утырып чыбылдык суккан. Ул чыбылдыкны, әз булса да, икмәккә алыштырганнар. Ә азрак үсә төшкәч, әбием шул чыбылдыктан күлмәк тә тегеп кигән. Кечкенәдән шундый тырыш һәм эшчән булган ул.

Сугыш бетү хәбәрен Нәкыя әбием Шыкмай авылында чагында ишетә. Аны Шыкмай авылына әтисенең бертуган апасы Нурифатыйма бәбкә сакларга алып киткән була. Нурифатыйма апа кызы белән кыр эшләрендә йөргәнлектән, бәбкә саклар кешеләре булмаган. "Минем өйгә кайтасым килә,әткәй дә кайткандыр инде", - дип Нәкыя әбием еларга тотына. Аны туган авылы Дүрт-Мунчага кайтарып куялар.

Айлар, еллар үтә... Кыш җитә. Нәкыя әбиләргә Шыкмайдан апалары кунакка килә. Кунак килү хөрмәтенә Сәхипкамал әби каз итеннән аш пешерә. "Эх, бу пешкән ашка Салих та кайтып керсә иде", - дип теләк тели кунак апа. Аның теләге кабул була. Шул төнне Салих бабай фронттан исән-сау кайтып төшә. Ул кайткач барысы да бик сөенәләр. Бу 1946 елның кышы була.

Салих бабай Витебск, Смоленск тирәләрендә барган каты сугышларда катнаша. Салкын юеш окопларда яту эзсез югалмый: аның үпкәсенә салкын тия. Ул 1972 елның декабрендә, сугыштан алып кайткан авыруы нәтиҗәсендә, якты дөньядан китеп бара.

Зилә Гайфуллина, Кабан-Бастрык мәктәбенең IV сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: