Зәй офыклары

Теләк булса, эш бара

ТР муниципаль берәмлекләр Советы агымдагы елда республика территориаль иҗтимагый үзидарәләре арасында "2015 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзәге" конкурсы үткәрде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге конкурста "Яңа шәһәр" ТИҮ рәисе Тамара Тыткина җиңү яулады, "Мирный" ТИҮ рәисе Мария Гарәпшина дүртенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Әлеге территориаль иҗтимагый үзидарәләргә грантлар тапшырылды. Мария...

ТР муниципаль берәмлекләр Советы агымдагы елда республика территориаль иҗтимагый үзидарәләре арасында "2015 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзәге" конкурсы үткәрде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге конкурста "Яңа шәһәр" ТИҮ рәисе Тамара Тыткина җиңү яулады, "Мирный" ТИҮ рәисе Мария Гарәпшина дүртенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Әлеге территориаль иҗтимагый үзидарәләргә грантлар тапшырылды.

Мария Гарәпшина "Мирный" территориаль иҗтимагый үзидарәсен бер ел гына җитәкләвенә карамастан, грантка лаек булды. Ул ничек нәтиҗәгә ирешкән? Рәиснең хакимият белән халык арасындагы эшчәнлеге ничек бәяләнә?

Шәһәрдә 5 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Гражданнарның үзидарәләргә берләшүе мөһим, чөнки соңгы берничә елда кешеләр арасында бердәмлек, уртак мәнфәгатьләрне кайгырту кебек төшенчәләр онытыла бара. Халык белән хакимият бергәләп эшләгәндә генә уртак көнкүреш проблемаларын хәл итеп була. Территориаль үзидарәләрдән, әйткәнебезчә, "Яңа шәһәр" һәм "Мирный" иң актив эшчәнлек алып баручылардан санала.

"Мирный" ТИҮ Икмәк кабул итү предприятиесе һәм Мирный бистәләрен берләштерә. ТИҮдә барлыгы 2 меңнән артык йорт, 41 урам, 5700дән артык кеше исәпләнә. Ул 2 һәм 5нче мәктәп, мәдәният сарае, китапханә, "Миләшкәй" балалар бакчасы, урман хуҗалыгы бинасы, фельдшер-акушерлык пункты, почта элемтәсе, кибетләр-кафены үз эченә ала. Гомумән алганда, ТИҮ Икмәк кабул итү предприятиесе һәм Мирный бистәләрен колачлаган "Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы" эшчәнлеген тулыландыра. Үзидарәдә мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау, социаль-көнкүреш, җәмәгать тәртибен саклау, төзекләндерү һәм экология мәсьәләләре буенча 4 комитет эшли. Әлеге комитетлар бистәләредә яшәүчеләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнаша, шәфкатьлелек, мәрхәмәт-лелек акцияләре, төрле чаралар оештыра, район җитәкчелеге, башкарма комитет, оешма-предприятие җитәкчеләренә эшлекле тәкъдимнәр белән чыга. Гомумән, үзидарә үз биләмәсендә нинди контингент кешеләр яшәгәнен, кемнең ничек көн итүен өйрәнә.

Мария Гарәпшина - һөнәре буенча мәдәният хезмәткәре, күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куя, соңгы елларда шәһәр мәдәният йорты коллективын җитәкли, халык белән эшләү аңа таныш, якын. Агымдагы елның өченче кварталында гына да ул 70 мәдәни чара оештырган.

- Халык белән эшләргә яратам, үзидарә тарафыннан аларның көнкүреш проблемалары, мөрәҗәгатьләре хәл ителсә, канәгатьлек хисе алам, - ди Мария Сергеевна.

Шуңа да ул эшчәнлегендә халык мөрәҗәгатьләрен күз уңында тота. Айга ике мәртәбә ТИҮ утырышлары булып, аларда халыктан кергән мөрәҗәгатьләр карала.

Өченче кварталда утырышта үзидарә тарафыннан дистәгә якын мөрәжәгать каралды, ди Мария Сергеевна. Алар - Мирный бистәсендә агачларны кисү, урамнарны чүп-чардан чистарту, Мичурин һәм Мәктәп урамнары юлын ремонтлау, Тимер юл һәм Мәктәп урамнары юлларына вак таш җәю, Титов урамы яктырткычларын алыштыру һ.б.лар. Икенче кварталда исә үзидарә тарафыннан Мичурин һәм Мәктәп урамнарына 100 төп агач утыртылган. Бистәләрне яшелләндерү, төзекләндерү, тәртипкә китерүдә рәис йорт һәм урам өчен җаваплыларга таяна. Утырышларда шулай ук хокук бозулар, террор, коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләре карала. Рәис имин булмаган гаиләләр, тәрбиягә авыр бирелүче балалар, инвалидларны да игътибарда тота. ТИҮдә имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 22 бала исәптә. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән андыйларның өйләрендә булып, аңлату эше алып барыла. Каникулларда әлеге контингент балалар аеруча күз уңында тотыла. Әлеге үзидарә "Үз агачыңны утырт", "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит", "Җиңү - һәр ишегалдында", "Күрше күршесен белсен", "Чиста йорт", "Язгы игелек атнасы", "Чиста урманнар" һ.б. шундый акцияләргә теләп кушыла.

- Мария Сергеевна кайда гына эшләсә дә, җигелеп тарта, бистәдә эшнең җанлануында аның өлеше зур, - ди Флера Әхмәтова.

Агымдагы елда районда игълан ителгән Хезмәт кешесе елында да үзидарә тарафыннан шактый эшләр башкарылган, Татарстан Президентын сайлауларда да актив катнашканнар.

"Мирный" үзидарәсендә 2 сугыш, 129 тыл ветераны, ире сугышта үлгән 12 тол исәпләнә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ТИҮ тарафыннан ветераннар өчен дистәгә якын чара оештырылган. ТИҮ аларны оештыруда эшмәкәрләр, мәктәп һәм китапханә коллективын да җәлеп итә. Кеше эшли дә, ял да итә белсен, дигән принциптан чыгып эш итә рәис. «Ишегалды бәйрәмнәре», ярыш-бәйгеләр оештырырга да вакыт таба. Агымдагы елда бистәдәге урман хуҗалыгы музеен зуррак бүлмәгә урнаштырып, аны тагын да тулыландырып, тарихи-экологик музей итүдә дә Мария Гарәпшинаның өлеше зур.

Конкурста откан грант акчасына балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар, әти-әниләргә тренажерлар алып, алар бистәдә үзгәртеп корылган паркка урнаштырылды. Балалар мәйданчыкта уйнаса, әти-әниләр тренажерларда сәламәтлеген ныгыта. Киләсе ел районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы булачак, без бу уңайдан кайбер мәсьәләләрдә алдан өлгердек дигән сүз бу, ди Мария Гарәпшина, куанып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: