Зәй офыклары

Әти кабере янында

Бөек Ватан сугышының ачы кайтавазы, инде 71 ел вакыт үтсә дә, һаман ишетелеп, ул еллар авырлыгын үз башыннан кичкәннәрнең үзәген өзә. Быел 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнен безнең гаилә күпмедер дәрәҗәдә җан тынычлыгы белән каршы алды. Авыр елларда югалтканны табуыбызга шатландык та, ул авыр, дәһшәтле елларны искә төшереп...

Бөек Ватан сугышының ачы кайтавазы, инде 71 ел вакыт үтсә дә, һаман ишетелеп, ул еллар авырлыгын үз башыннан кичкәннәрнең үзәген өзә. Быел 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнен безнең гаилә күпмедер дәрәҗәдә җан тынычлыгы белән каршы алды. Авыр елларда югалтканны табуыбызга шатландык та, ул авыр, дәһшәтле елларны искә төшереп сыкрандык та. Без хәбәрсез югалган әтиебез Әхәт Габдулла улы Гайсинның каберенә зират кылдык.

1941 елның 23 июнендә безнең әтиебезгә сугышка китәргә повестка килә, ләкин ул Чаллыга май илтергә киткән була (май заводында мастер булып эшләде). Әти өйгә 24е көнне кайтты, 25 июньдә иртә таңнан сугышка чыгып китте. Менә шулай итеп безнең хәсрәт, кайгы, мәңгелек ятимлек көннәребез башланды. Әтинең Бөгелмәдән ике хаты килде: кәгазь кисәгенә гади карандаш белән: "Кайтулар булмас инде. Әминә, балаларны укытырга тырыш!" дигән язуы әле дә күз алдында тора. Бу әтинең соңгы хаты да, васыяте дә булган икән. Әтиебез хәбәрсез югалды. Әни аның сүзен тотып, бишебезгә дә югары белем бирде, һәркайсыбыз тормышта үз урынын тапты. Әни әтине 1947 елдан эзләтә башлады: яза, сораша - тик җавап бер: 1942 елда фронтта хәбәрсез югалды. Шулай итеп, еллар үтә торды, әни, абый, иң кече энебез вафат булды, тик һаман да әтинең язмышын беләсе килү теләге безгә тынычлык бирмәде. Ниһаять, 2005 елның декабрь ахырында авыл Советына Милли архивтан Әхәт Гайсинның туганнары бармы дигән сорау хаты килде. Шулай итеп, без әтинең Польшада үлеп калганын белдек. Аннан соң ныклап эзләү башланды: безгә әтиебезнең каберен табарга кирәк иде. Энем Илшат, абыемның улы Марат, оныкларым Илдар, Айдар хатлар, интернет аша эзләделәр. Әтинең Польшада Гданьск-Оливада күмелүе мәгълүм булды. Бары тик 2012 елның февралендә генә әтинең туганнар каберлегендә 227нче кабердә булуы ачыкланды. Бу каберне табарга Ольштын университетының "Среда обитания и сельское хозяйство" кафедрасы галимнәре, аспирантлары, кафедра җитәкчесе, профессор Здислав Цецько, Германиянең Саксония мемориаль комплексы хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте. Без аларга зур рәхмәтле. 2012 елның 28 маенда чакыру алып, без Польшага чыгып киттек: мин - әтинең олы кызы 76 яшьлек Энҗе, 73 яшьлек энем Илшат (бүгенге көндә ул авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының кафедра мөдире), аның улы Таһир. Анда бару - үзе бер могҗиза. Безне Варшава вокзалында профессор Здислав Цецько каршы алды: якын туганнары килгәнмени, шулкадәр ихтирам, игътибар - искитмәле. Ольштынга үзенә алып кайтты, кунак итте. Икенче көнне Гданьск шәһәренә алып китте. 220 километрдан артык ара, анда безне профессорның аспиранты Матеуш Клейн каршы алды. Көне буе Гданьск буенча бөтен каберлекләрдә йөртте, 2 архивта булдык. Андагы хезмәткәрләрнең нинди мәгънәле, игътибарлы, мөлаем булуларына, ярдәм итәргә ашкынып торуларына исебез китте. Ил иминлеге өчен шәһит киткәннәрне хөрмәтләүләрен күреп күңел сөенде.

Ниһаять, без әтиебез кабере янында басып торабыз. Каберләр - тигез җир, бик чиста, каралган, квадрат формасында, җиргә таш куелган, аңа кечкенә йолдызлар ясалган. Һәр каберлекнең бюросы, караучысы бар, чүп әсәре күрмәссең. Бу җирдә 5922 кеше күмелгән дип язылган. Менә шулай итеп, без дә күктән төшмәгән, безнең дә әтиебез бар, тик ул бик еракта ятып калган дип, аңа дога кылып, әни кабереннән алып барган туфракны салып, үзебез дә тынычланып кайтып киттек. Бигеш авыл җирлеге башлыгы Рашат Саматовка, киңәшләре, кирәкле тәкъдимнәре белән рухи яктан булышучы авыл Советы секретаре Роза Вәлиәхмәтова, Нәзилә Ханнановага олы рәхмәтлебез. Алар кайчан килеп керсәң дә, булышырга әзер тора. Шулай ук районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановка ярдәм күрсәткәне өчен, анда эшләүче акыллы, игътибарлы, һәр сүзеңә колак салучы Айзирәккә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Э. Гыйләҗева.

Бигеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: