Зәй офыклары

Әти-әнисенең куанычы ул

Ватанны саклаучылар көнен быел шәһәрдәшләребез Шәйхетдиновлар гаиләсе икеләтә куаныч хисе белән каршылый. Беренчедән, гаилә әгъзасының Россия Кораллы Көчләре сафына басуы үзе бер мәртәбә булса, икенчедән, бу көннәрдә генә Рәйсә һәм Илгизәр Шәйхетдиновлар исеменә уллары Айнур (фотода беренче рәттә уртада) хезмәт иткән хәрби частьтан Рәхмәт хаты килү шатлыклы хисләрне тагын да...

Ватанны саклаучылар көнен быел шәһәрдәшләребез Шәйхетдиновлар гаиләсе икеләтә куаныч хисе белән каршылый. Беренчедән, гаилә әгъзасының Россия Кораллы Көчләре сафына басуы үзе бер мәртәбә булса, икенчедән, бу көннәрдә генә Рәйсә һәм Илгизәр Шәйхетдиновлар исеменә уллары Айнур (фотода беренче рәттә уртада) хезмәт иткән хәрби частьтан Рәхмәт хаты килү шатлыклы хисләрне тагын да арттырды. "Тырыш, намуслы, Ватан алдындагы изге бурычын аңлаучы, хәрби хезмәткә әзерлекле егет тәрбияләвегез өчен рәхмәт Сезгә" - диелгән әлеге хатта.

Айнур хәрби хезмәткә, Казан технология колледжын тәмамлагач, узган елның май уртасында алына. Техник белемле, нык бәдәнле, спорт белән шөгыльләнүче егетне республика хәрби комиссариаты Тольяттидагы махсус билгеләнештәге хәрби частька җибәрә. Әлбәттә, һәр эшне, һәр заданиене җиренә җиткереп үтәү нәтиҗәсендә командирларының игътибарына лаек булуда Айнурның гаиләдә дөрес тәрбия алуы да зур роль уйный. Әле ярый мине төпчек малай итеп иркәләп үстермәгәнсез, югыйсә тормышта бик авыр булыр иде, дип еш кабатлый икән Айнур, әнисе белән телефон аша элемтәгә чыккан вакытта.

Чыннан да, Шәйхетдиновлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән малай кечкенәдән мөстәкыйль булырга омтыла. Апасы Әлфинә, абыйсы Артурдан калышмаска тырышып, төрле спорт түгәрәкләренә йөри. Аеруча ул баскетболны үз итә. 6нчы мәктәптә укыганда баскетбол командасында алыштыргысыз уенчы була. Ә Казанда "УНИКС-ЮНИОР" спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Россиякүләм ярышларда алар командасы беренче урыннарны ала. Шулай ук Айнур техника, автомобильләргә дә чын күңелдән тартыла. Абыйсы белән бергәләп аларның техника янында уздырган көннәре аз булмый. Һәм үз һөнәрен дә ул шуның белән бәйләргә карар кыла: колледжда "Техник хезмәт күрсәтү һәм автомобиль транспортын төзекләндерү" белгечлеге алып чыга. Һөнәрен яратып башкаруын ул практика чорында ук дәлилләп күрсәтә. Шәһәрнең "Гидромонтаж" фирмасында практикада булганда, аның эшен остазлары ярата. Айнур Шәйхетдинов хәрби хезмәтен тутырып кайткач та биредә эшләргә исәп тота. Хәрби хезмәткә дә ул чакыру килгәнне көтеп тормыйча, комиссариатка үзе барып, Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә әзер булуын белдерә.

- Балаңны, йөрәк парәңне туган нигездән чыгарып җибәрү җиңел түгел, әлбәттә. Бәлки алай ук ашыкмассың, улым, диюемә каршы Айнур, әни, мин ир-егет, димәк, үземә тиешле бурычны үтәргә тиеш, диде. Кечкенәдән үк мәрхәмәтле, безгә, өлкәннәргә ихтирамлы булуы белән аерылып торды. Ул һәр сүзен хәтер калдырмаслык итеп, җайлап әйтә белә, - ди Рәйсә ханым, улы белән горурланып.

Присяга кабул итү тантанасына баргач та Рәйсә һәм Илгизәр Шәйхетдиновларга командирлары Айнурның намуслы, гадел булуы нәтиҗәсендә хәрби частьта абруй яулавын әйтә. Ә балаң турында яхшы сүз ишетүдән дә күңелле нәрсә юктыр ул. Шәйхетдиновлар гына түгел, Айнур кебек егетләр белән без - райондашлары да горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: