Зәй офыклары

Тиздән - инвалидлар декадасы

БМО карары нигезендә 1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Декада җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу җәһәттән безнең районда да әзерлек эшләре башланды. Декадага...

БМО карары нигезендә 1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Декада җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу җәһәттән безнең районда да әзерлек эшләре башланды. Декадага әзерлек барышы, нәрсәләр планлаштырылуы хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман сөйли.

- Иң элек районда бу категориягә ничә кеше керүе, аларның дәүләттән нинди ярдәм алуы турында әйтеп китү урынлы булыр. Безнең социаль яклау бүлегендә физик мөмкинлеге чикләнгән 3047 кеше исәпкә алынган. Аларның 283е - I, 1337се - II, 1218е - III төркем инвалид. 209 инвалид бала бар. Аларның барысы да законда билгеләнгән тәртиптә торак-коммуналь хезмәтләр һәм башкаларга субсидия ала, ташламалардан, социаль яклау чараларыннан файдалана. Мохтаҗларга, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә иганәчелек ярдәме, шәфкатьлелек күрсәтү зәйлеләрнең яшәү рәвешенә әйләнде, дисәк тә, ялгыш булмас. Төрле игелеклелек акцияләрендә коллективларның, аерым кешеләрнең даими катнашуы шул турыда сөйли.

Бездә инвалидларны кайгырту бер көн, бер декада белән генә чикләнми, ул өзлексез алып барыла. Моның белән социаль яклау системасы шөгыльләнә: инвалидларга төрле социаль яклау чаралары тәкъдим ителә, социаль-медицина хезмәте, тернәкләндерү чаралары күрсәтелә, алар техник чаралар, санаторий-курортларга юлламалар белән тәэмин ителә. Декада барышында бу эшләргә тагын да ныграк акцент ясалып, һәр бүлек, оешма-предприятие үзеннән өлеш кертә. Бу җәһәттән хакимиятнең барлык бүлек, идарәләре үз планын булдырды. Районда планлаштырылган төрле чараларның саны 60лап исәпләнә. Аларны газета битләрендә санап чыгу мөмкин түгел. Үткәреләчәк чараларның берләштерелгән планы хакимият сайтында биреләчәк. Чараларда һәр инвалид, үз мөмкинлекләреннән чыгып, сайлап катнаша ала. Бу чорда бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк, спорт-мәдәният объектларына барып бушлай шөгыльләнү, бозда шуу, бассейнда коену, концерт, кино карау, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе буенча ташламалы бәядән чәч кистерү мөмкин булачак.

Декада, һәрвакыттагыча, 1 декабрьдә "Космос" яшьләр үзәгендә тантаналы төстә ачыла. Балалар-яшүсмерләр белән чараларны планлаштырганда, социаль адаптацияләүне исәпкә алып, катнаш иҗади чараларга өстенлек бирелде. Болар - инвалид һәм сәламәт балалар катнашында мастер-класслар, экскурсияләр, команда ярышлары. Толерантлыкны да истән чыгармадык, бу темага багышлап мәктәпләрдә класс сәгатьләре үткәреләчәк. Начар, аз хәрәкәтләнүче инвалидларның өйләренә барып булышу, ярдәм итү оештырыла. Декабрь - Яңа ел алды ае. Шунлыктан кайбер чаралар шул тема белән дә үрелеп китәчәк. "Яшьлек" боз сараенда инвалидлар өчен зур чара - фигуралы шуучыларның күрсәтмә чыгышлары, аниматорлар уеннары белән, чәй табыны көйләп, бәйрәм оештырылачак. Социаль челтәрдә укучылар, студентлар, эшләүче яшьләр катнашкан чаралар "Заинскрукадруга" хештегы белән биреләчәк. Бу идеяне өлкәнрәкләр дә яклап чыкса, ММЧ белән бергәләп мөмкин кадәр күбрәк кешегә зәйлеләрнең күңел җылысын, кайгыртучанлыгын җиткерә алачакбыз. Декадага игелекле эшләр марафоны белән йомгак ясау планлаштырыла. Бу турыда өстәмә мәгълүмат җиткереләчәк. Марафон барышында җыелган сумма бүген ярдәмгә нык мохтаҗ анык кешегә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: