Зәй офыклары

Үткән юлда якты эз калган

Һәр авылның хөрмәткә лаек затлары бар. Кадрия Маркелова - Якты Күл һәм янәшә-тирә авылларда ихтирам һәм абруй казанган кеше. Ихтирам казану гына түгел, аны саклый белергә дә кирәк. Якты Күлгә баргач, Кадрия Маркелова кайсы йортта яши дигәч, бер яшь кенә кеше, сез безнең Кадрия Кариповна турында язарга килдегезме, ул андый...

Һәр авылның хөрмәткә лаек затлары бар. Кадрия Маркелова - Якты Күл һәм янәшә-тирә авылларда ихтирам һәм абруй казанган кеше. Ихтирам казану гына түгел, аны саклый белергә дә кирәк.

Якты Күлгә баргач, Кадрия Маркелова кайсы йортта яши дигәч, бер яшь кенә кеше, сез безнең Кадрия Кариповна турында язарга килдегезме, ул андый хөрмәткә лаек дип, безне ул яшәгән йортка кадәр озатты. Кадрия апага карата хөрмәт, димәк, әти-әниләрдән яшь буынга күчкән. Ул Якты Күл тарихына ике дистә елга якын авыл Советы рәисе булып эшләп кереп калды. Җаваплы һәм катлаулы хезмәттә бихисап күп матур эшләре, якты эзе калды аның.

Кадрия Кариповна тумышы белән Мамадыш районы Түбән Ушма авылыннан. Сугыш башланырга бер ел кала дөньяга килгән, сугыш чоры баласы, дияргә тулы җирлек бар. Аннан соңгы еллар тагын да авыррак була. Мәктәпне тәмамлаган кыз Лубян урман хуҗалыгы техникумының хисапчылар әзерләү бүлегендә белем ала. Аны 1960 елда юллама белән Зәй якларына җибәрәләр, биредә исә район авыл хуҗалыгы инспекциясе "Красный Маяк" колхозына хисапчы итеп эшкә билгели. Бу якларны ишетеп кенә белгән кыз эшне һәм авылны тиз үз итә, чөнки ул аралашучан, сабыр, эшкә үҗәт була. Шул килүеннән Мамадыш суын эчеп үскән кызның язмышы Зәй яклары, Якты Күл белән бәйле. Биредә авылның мактаулы егете Иван Маркелов белән гаилә коралар. Ул да авыл хуҗалыгы белгече - агроном була. Иван бригадир, агроном, колхоз рәисе урынбасары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Маркеловлар гаиләсендә бер ул һәм кыз үсә. Аларның икесенә дә югары белем биреп, олы тормыш юлына озаталар. Авыл халкын сокландырырлык матур, тыныч яши әлеге гаилә. Кадрия каенанасы белән дә уртак тел таба, шуңа да йорты, балалары караулы була аның. Гади хисапчыдан баш хисапчы урынбасары, баш хисапчыга кадәр баскыч уза ул, җәмәгать башлангычында колхоз комсомол оешмасы секретаре да, профсоюз оешмасы рәисе дә була. Актив, эшен җиренә җиткереп башкаручы ханым күп тапкырлар авыл Советы депутаты булып сайлана. Район җитәкчелеге аның тырыш, актив хезмәтен күрми калмый: 1975 елда Якты Күл авыл Советы рәисе итеп билгелиләр.

Халык белән эшли торган үтә дә җаваплы әлеге хезмәткә ханым баш-аягы белән чума. Әлеге җирлек ул чорларда Якты Күл, Воздвиженка, Үтәшкин, Пустынка авылларын берләштерә. Транспорт юк, авыл Советы рәисенә бу авылларны җәяү иңләргә, бихисап эш башкарырга, район үзәгенә еш барырга туры килә. Андый чакта тормыш иптәше Иван аңа транспорт белән булышлык итү җаен таба: авылдан белгечләр Зәйгә барганда- кайтканда Кадрия Кариповнаны утыртып кайтырга тырыша. Иртә таңнан төнгә кадәр эшләгән чакларында рәиснең күңеле тыныч, чөнки каенанасы йортка йозак була.

Якты Күл Советына караган авылларның мәктәбе, клубы, китапханәсе, фельдшер-акушерлык пункты, кибете бар. Торымнан-торымга аларны яңартырга, төзекләндерергә, кирәк-ярак белән тәэмин итәргә кирәк. Боларга өстәп, авылларны яшелләндерү, чишмәләрне төзекләндерү, юллар салу, зиратларны карап тоту да зарур.

Якты Күл мәктәбе районда мәгълүм, абруйлы уку йортларыннан санала. Биредә ул чорларда тырыш, иҗади эшләүче педагогик коллектив туплана. Мәктәптә ике - татар һәм рус сыйныфлары була, шуңа да уку йорты үз канаты астына янәшә-тирә авыллар укучыларын үзенә җыя. Кыскасы, әлеге мәктәп ил-көнгә шактый күренекле якташлар үстереп чыгарды, республикада һәм районда хезмәт куючы җитәкчеләр, белгечләрнең күбесе - Якты Күл мәктәбен тәмамлаучылар. Рәис мәктәп, гомумән, социаль объектларны, аларда хезмәт куючыларны утын белән тәэмин итәргә тиеш була. Шуңа да ел саен урманнан диләнке алырга туры килә. Гомумән, төп эше принцибы халык мәнфәгате сагында торудан гыйбарәт була. Бу вазифаны башкарганда рәис авыл халкы - хезмәтчәннәр һәм пенсионерларның көнкүрешен яхшыртуга бөтен көчен куя. Анык эш башкаручы җитәкче шул рәвешле җирлек халкы ихтирамын, ышанычын казана бара. Әлеге авылларга су, газ кертелә, яңа, шул исәптән ике катлы йортлар, Якты Күлдә мәдәният йорты, сәнәгать товарлары кибете, ашханә салына, яңа урам барлыкка килә, юллар ремонтлана.

Мондый мөмкинлекләр булгач, авылда күпләп яшьләр кала. Социаль объектлар исә рәиснең ныклы күзәтүе, контролендә тора. Нәкъ менә алар җирлек йөзен билгели бит. Тырыш, намуслы хезмәт үз бәясен алмый калмый: Якты Күл авыл Советы җирлегендә берничә мәртәбә район хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең семинарлары уза. Авыл Советы исә берничә тапкыр социалистик ярышта җиңүче дип табыла, аңа күчмә Кызыл Байрак тапшырыла. Ә бер елны социаль үсеш буенча районда җиңүче булалар. Кадрия Кариповна шәхсән үзе район "Мактау китабы"на кертелә. Совет эшләрендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен КПСС Зәй шәһәр комитеты Мактау грамотасы, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә.

- Эшләгән чорда без - рәисләр бер-беребез белән ныклы элемтәдә булып, аралашып, киңәш-табыш итешеп хезмәт куйдык, Бигеш авыл Советы рәисе Рәфкать Хөсәенов белән аеруча фикерләшеп эшли идек, - ди Кадрия Кариповна.

Элекке рәис район башкарма комитеты рәисе Александр Карпов, район башлыгы Рәшит Хәмәдиев турында җылы итеп искә ала. Тырыш хезмәт куйдылар, безне дә шуңа өндәделәр, ди ул. Кадрия Кариповна үзеннән соң авыл белән идарә иткән җирлек башлыклары - Владимир Егоров, Азат Бариев, Айрат Бариев, Валентин Атласовлар үз эшенең осталары булды, һәрберсе җирлек өчен нинди дә булса файдалы эш башкарды, дип куана. Гомумән, лаеклы ялда булса да, Кадрия Кариповна район, авыл сулышын тоеп яши, аларга битараф түгел.

- Һәр чорның үз авырлыгы була, мин җаваплы урында хезмәт куйганда партия заманы иде. Ул ни кушса, шуны үтәү зарурият иде, - ди.

Кадрия Кариповнаның уңышларында тылның нык булуы зур роль уйный. Тормыш иптәше Иван аның һәр эшендә булышчы, киңәшче, фикердәш була. Шулай булганда гына эш, тормыш көйле бара. Шуңа да хезмәтемне яратып, аннан тәм табып башкардым, ди Кадрия апа. Бүгенге көндә исә аның улы Валерий Маркелов берничә авылны берләштергән Сәвәләй авыл җирлеген җитәкли. Авыл хуҗалыгы белгече урау юллар аша әлеге вазифага алынды. Әнисенең төпле киңәшләре бик ярый аңа әлеге катлаулы һәм җаваплы эшендә. Әнисенең, улым, иң мөһиме халык мәнфәгате сагында бул, дигән сүзе күңел түрендә тора аның. Валерий Маркелов иртән Сәвәләйгә эшкә килгәндә дә, кайтып киткәндә авылны урамыйча, аның халкы белән аралашмыйча калмый. Җирлеккә караган авылларда еш була, бер йортлы Шумыш авылына да сугылмыйча калмый. Халык рәхмәте җитәкче өчен зур нәрсә булуын яхшы аңлый җирлек башлыгы. Ана шул рәвешле улы эшенә дә битараф түгел, аның уңышларында аның да тырышлыгы бит.

75 яшьлек Кадрия Кариповна юбилеен әнә шундый истәлек-хатирәләр белән каршылый. Үткән юлда - матур эшләре, якты эзе, авылдашлары хөрмәте, ихтирамы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: