Зәй офыклары

Әҗәтлеләр машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм ителергә мөмкин

Төрле штрафлары, бурычлары күп җыелып, суд карары аша әҗәтләрне суд приставлары таләбе белән җыюга куелган затларга карата тиздән машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм калу куркынычы яный. Шул ук вакытта тагын бер мөһим үзгәреш гамәлгә керә: яңа елдан ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак. Бу хакта...

Төрле штрафлары, бурычлары күп җыелып, суд карары аша әҗәтләрне суд приставлары таләбе белән җыюга куелган затларга карата тиздән машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм калу куркынычы яный. Шул ук вакытта тагын бер мөһим үзгәреш гамәлгә керә: яңа елдан ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың баш суд приставы Радик Ильясов һәм ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов сөйләделәр.
- Киләсе елның 15 гыйнварыннан башлап суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу, машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Ул бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан артып киткән очракта кулланыла, - дип ассызыклады Радик Ильясов.
Хәзерге вакытта республика буенча суд приставлары карамагында түләнмәгән штрафлар буенча 1 миллион сум артык эш бар. Аларның 700 меңе физик затларга карый. Бурычлы татарстанлыларның 60 проценты машина йөртү таныклыгына ия икән. Шунысы бар, яңа таләпләр физик мөмкинлеге чикле затларга һәм инвалидларны тәрбияләүчеләргә кагылмый. Икенчедән, әгәр бурычлы кеше өчен машина-акча эшләүнең бердәнбер юлы икән, ул шулай ук машина йөртү таныклыгын үзендә калдырырга хокуклы.
Яңа елдан машина хуҗаларын тагын бер мөһим һәм сөенечле үзгәреш көтә. Әгәр дә ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түлисең икән, 50 процентлы ташламага лаек булачаксың. Татарстандагы ЮХИДИ штрафларының 99 процентын шул рәвешле түләп булу ихтималы бар. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен икенче тапкыр бозу, кагыйдәләрнең исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге йөртүче тарафыннан бозылуы һәм тагын берничә төрле юл кагыйдәсен бозу очракларында ташламалар каралмый. Кайсы төр штрафның 50 проценты ташламага кертелүе турында махсус электрон система үзе штраф түләү вакытында автомат төстә китереп чыгарачак, ди Рифкать Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: