Зәй офыклары

Тәмәкене урынын белеп тартырга кирәк

Татарстанда, шул исәптән Зәйдә Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне һәм агымдагы елда Россиядә игълан ителгән Йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы уңаеннан айлык бара. Шул уңайдан Зәй районы Кадер авылында узган мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев ясаган чыгышында "Гражданнар сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтене тәэсиреннән...

Татарстанда, шул исәптән Зәйдә Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне һәм агымдагы елда Россиядә игълан ителгән Йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы уңаеннан айлык бара. Шул уңайдан Зәй районы Кадер авылында узган мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев ясаган чыгышында "Гражданнар сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләреннән саклау турында" Федераль Закон җәмәгать урыннарында, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау, физик тәрбия һәм спорт учреждениеләре объектларында, тернәкләндерү оешмалары һәм санаторийларда, һава, коры җир, елга вокзалларында, бинага керү урыннарыннан 15 метрдан да якынрак араларда тәмәке тартуны тыя, диде һәм әлеге җәһәттән мәдәният хезмәткәрләрен уяулыкка чакырды. Соңыннан утырышта айлык кысаларында узачак чаралар турында сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: