Зәй офыклары

Торак-коммуналь хуҗалык: кеше хисабына яшәп булмаячак!

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү кесәгә сугачак, исәпләү приборлары булмаучыларга су кыйммәткә төшәчәк, июльдә ТКХ бәяләре янә артачак. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында быелга әзерләнгән "бүләкләр" әнә шундый. Торак-комуналь хезмәтләргә бәяләр артуын халык аеруча авыр кичерә. Әмма күпме генә зарлансак та, быел да тарифлар өскә үрмәләячәк. Россиядә җылылык, газ, су, электр энергиясенә бәяләр...

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү кесәгә сугачак, исәпләү приборлары булмаучыларга су кыйммәткә төшәчәк, июльдә ТКХ бәяләре янә артачак. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында быелга әзерләнгән "бүләкләр" әнә шундый.


Торак-комуналь хезмәтләргә бәяләр артуын халык аеруча авыр кичерә. Әмма күпме генә зарлансак та, быел да тарифлар өскә үрмәләячәк. Россиядә җылылык, газ, су, электр энергиясенә бәяләр июль аеннан уртача 4 процентка артыр дип көтелә. Тарифларны бер дәрәҗәдә тоту мөмкин түгел, диләр ТКХ тармагында эшләүчеләр - бу ресурслар белән тәэмин итүчеләрне бөлгенлеккә төшерәчәк.

Алай да, берничә ел элек ТКХ тарифлары үсешенә лимит билгеләнде. 2013 елга кадәр ул кайбер муниципаль берәмлекләрдә хәтта 50 процентка арткан иде бит. Шуннан соң федераль канун тарафыннан салкын һәм кайнар су, электр энергиясе, җылылык, газ һәм канализация өчен тарифлар үсеше инфляция күләменнән арта алмый дип билгеләнде. 2014 елда Россиядә ТКХ бәяләре - 4,3, былтыр 8,3 процентка өскә үрмәләде.

Быел тарифлар үсеше Россиядә уртача 4 процент тәшкил итәр дип көтелә. ТКХ хезмәтләре Мәскәүдә (7,5 процент) һәм Санкт-Петербургта (6,5 процент) аеруча нык кыйммәтләнәчәк. Татарстанда тарифлар 4,5 процентка артачак.

Фатир өчен түләмәүчеләр белән көрәш быел тагын да кискенәер дип көтелә. Намуссыз фатир хуҗаларының "койрыгын кысу"ның яңа ысулларын тапканнар. Моннан соң ТКХ хезмәтләре өчен җыелган бурычка шактый зур күләмдә пенилар өстәлеп барачак.

Әйтергә кирәк, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләмәүчеләр илебез өчен актуаль проблемаларның берсе. Россия буенча бу өлкәдә бурыч 1 триллион сум тәшкил итә. Шуның якынча 30 проценты - халык өлешендә. Республикабызда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, фатир өчен түләмәүчеләр алай күп түгел үзе. Халыкның 98 проценты аны аен-айга түләп бара. Әмма калган 2 проценты җыелган әҗәтен капларга уйламый да. Ел ахырында ул 4,7 миллиард сумга җиткән иде инде.

Хәзерге вакытта ТКХ өчен түләмәүчеләр белән көрәшнең төрле ысуллары кулланыла. Хәзер алар исәбенә тагын берсе өстәлде. Узган ел ахырында имзаланган канун нигезендә, 1 гыйнвардан фатир өчен 90 көннән артык түләмәүчеләрнең бурычына өстәлүче пени 8 проценттан 17 процентка кадәр арттырыла. Төгәлрәк әйтсәк, 30 көнгә кадәр түләүләрне тоткарлаучыларга пенилар исәпләнми, 30-90 көн түләмәгән очракта бурыч - 8, ә 90 көннән соң 17 процентка артачак.

Быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән тагын бер яңалык су счетичиклары куйдыртмаган фатир хуҗаларының кесәсенә сугачак. Мондый милекчеләргә башкаларга караганда өч тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк. Ә июльдән тариф тагын да арта.

Өстәмә коэффициентлар су өчен аен-айга түләп баручыларны намуссыз күршеләреннән яклау өчен кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: