Зәй офыклары

Төпле фикергә килергә санаулы гына вакыт калды

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыргамы, юкмы? Ташламага ия гражданнарга 1 октябргә кадәр бу хакта төпле фикергә килергә кирәк. Акчаны сайлаганда, кулга ай саен 716 сум акча керәчәк. Ә дәвалану чыгымнары күпкә артыграк. Районда барлыгы ташламага ия 3083 кеше исәпләнә, шуларның 416сы бу сорау белән башын катырмый- алар социаль хезмәтләр җыелмасының...

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыргамы, юкмы? Ташламага ия гражданнарга 1 октябргә кадәр бу хакта төпле фикергә килергә кирәк. Акчаны сайлаганда, кулга ай саен 716 сум акча керәчәк. Ә дәвалану чыгымнары күпкә артыграк.

Районда барлыгы ташламага ия 3083 кеше исәпләнә, шуларның 416сы бу сорау белән башын катырмый- алар социаль хезмәтләр җыелмасының төрле өлешләреннән файдаланалар. 2011 елдан бирле социаль хезмәтләр җыелмасы өч өлештән тора:

-дарулар белән тәэмин итү;

-санатор-курорт дәвалавына юллама бирү;

-шәһәр тирәсендә тимер юл транспортында, дәвалануга бару-кайтуга шәһәрара транспортта йөрү бәясен түләү.

Шикәр авыруы, бронхиаль астма, эпилепсия, хроник бөер җиткесезлеге, кан авырулары һ.б. билгеле бер төркем авырулар булганда, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга ярамый. Аларны дәвалау өчен киткән чыгымнарга күз салыйк әле, саннар уйландырырлык. Мәсәлән, шикәр чире. Беренче тип диабеттан дәвалану якынча 23 меңнән алып 53 мең 700 сумга төшә. Ә икенче тип диабеттан дәвалау чыгымы 7 мең сумнан 62 мең сумга кадәр.
Яма шеш авыруларына килгәндә, күкрәк бизе яман шешеннән дәвалану - 1,4 меңнән алып 1 миллион 265 мең сум һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин, үпкә яман шеше - 42 меңнән алып 1 миллион 34 мең сумга кадәр.
Бронхиаль астманы дәвалау 3 меңнән башлап 32 мең сумга кадәр чыгымнар сорый.
Кайчакта бер төргәк дару да 50 мең сумнан 1,5 миллион сумга кадәр тора.

Республика буенча 10 меңнән артык кеше 1 миллион сумнан артык бәягә дарулар ала. Дәүләт тиешле дарулар белән тәэмин итү өчен иминият сыйфатында бераз акча бүлеп бирә. Кайберәүләр (федераль ташламалардан файдаланучылар) дарулардан баш тартып, акча алуны өстен күрәләр. Ай саен 716 сум акча алып баеп булмый, әгәр ташламага ия кешеләр җитди авырап китсәләр, авырулары белән ялгыз торып калачаклар. Шунлыктан, ташламалардан баш тартканчы тагын бер кат уйларга һәм гомумпрактика табибы белән киңәшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: