Зәй офыклары

Традицияләргә тугры без

Агымдагы елның 22 феврале Зәй елъязмасына тарихи, истәлекле көн булып кереп кала. Җиңү бульварына әфган, чечня сугышларында һ.б. кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәүчеләргә хөрмәт билгесе итеп, хәрби экспонат - туп урнаштырылып, аны ачу тантанасы узды. Туп Пенза өлкәсенең Сердобск шәһәренең бер хәрби частеннан кайтартылды. 85 миллиметрлы пушка 1944 елда инженер...

Агымдагы елның 22 феврале Зәй елъязмасына тарихи, истәлекле көн булып кереп кала. Җиңү бульварына әфган, чечня сугышларында һ.б. кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәүчеләргә хөрмәт билгесе итеп, хәрби экспонат - туп урнаштырылып, аны ачу тантанасы узды.

Туп Пенза өлкәсенең Сердобск шәһәренең бер хәрби частеннан кайтартылды. 85 миллиметрлы пушка 1944 елда инженер Федор Петров конструкторлык бюросында проектланган һәм 1945 елда Бөек Ватан сугышының соңгы этабы бәрелешендә, әфган сугышында хезмәт иткән. Сугыш шаһиты булган әлеге хәрби корал безгә "Сугышчан дуслык" иҗтимагый оешмасы инициативасы белән кайтартылды.

"Сугышчан дуслык" оешмасы үзенең игелекле, тарихи мөһим эшләре белән куандыра. Ул әфган сугышчылары гаиләләре белән элемтәдә тора, һәлак булганнарның каберләрен күз уңында тота, яшь буында үзләре кичергәннәр аша Ватанга тугрылык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Гомумән, Бөек Ватан, әфган сугышлары ветераннары, запастагы хәрбиләр белән районда яхшы хәрби хезмәт традицияләренең яңартылуы - куанычлы.

Хәрби композицияне ачу "Бердәм Россия" сәяси партиясе әләме астында узды. Партиянең җирле бүлеге яшь гвардиячеләре махсус киемнәрдән әләм тотып, чарага үзенчәлек өстәде.

Тантанага яшь, урта, өлкән буын вәкилләре, Бөек Ватан, әфган сугышлары ветераннары һ.б.лар җыелды. Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов, тантананы ачып, хәрби экспозициянең тарихи мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: