Зәй офыклары

Тәртип сагы, иминлек һәркем өчен мөһим (Фоторепортаж)

Зәй эчке эшләр бүлегендә үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау барышында, ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйган 12 полиция хезмәткәренә район башлыгы Разиф Кәримов тарафыннан Мактау грамоталары тапшырылды, шулай ук эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева берничә хезмәткәргә Рәхмәт хатлары тапшыру барышында юл иминлеге профилактикасы буенча нәтиҗәле эшләүче шәһәрнең 3нче мәктәбен, "Уймак...

Зәй эчке эшләр бүлегендә үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау барышында, ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйган 12 полиция хезмәткәренә район башлыгы Разиф Кәримов тарафыннан Мактау грамоталары тапшырылды, шулай ук эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева берничә хезмәткәргә Рәхмәт хатлары тапшыру барышында юл иминлеге профилактикасы буенча нәтиҗәле эшләүче шәһәрнең 3нче мәктәбен, "Уймак кыз" балалар бакчасы коллективларын аерып күрсәтте, җирле үзидарә башлыклары Римма Зайцева һәм Людмила Варгановага уяу булып эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Профилактик эшчәнлекнең, уяулыкның бүгенге заманда бик мөһим булуын ассызыклап, Разиф Кәримов та районда, республикада, илдә иминлек хөкем сөрүе өчен һәркемнән дә битараф булмау, тискәре күренешләргә бергәләп каршы тору кирәк, диде.

- Юлларда имин йөрү өчен кече яшьтән балаларыбызны юл кагыйдәләренә төшендерү бик мөһим. Шул уңайдан үткән ел 3нче мәктәп "Куркынычсыз тәгәрмәч", "Уймак кыз" балалар бакчасы коллективы " Яшел ут" республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап, башкаларга үрнәк булды. Ә уяу булу бу заманда бигрәк тә кирәк. Әхмәт авылында терлекләргә дигән салам эскертен яндыру очрагы берничә ел кабатланып, быел полиция, җирле үзидарә көче белән моны кылучының эзенә төшү мөмкин булды. Шулай ук авылларыбызда киләп-сарып йөрүче шикле кешеләргә дә һич битараф калырга ярамый, - дип басым ясады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: