Зәй офыклары

Тәртипне бергәләп саклыйк

Тәртип сагын булдыруда бердәм, ярдәмләшеп эшләүнең мөһимлеген ассызыклап, Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева район авылларында участок полиция хезмәткәрләренә җирле үзидарә башлыкларының булышлыгы кирәклеген әйтте. Ул авылларда хокук бозулар килеп чыкканда, аны ачу, эзенә төшүдә яисә гадәттән тыш хәлләрне алдан күрүчәнлек нәтиҗәсендә булдырмый калуда җирлекләрдә эшләүчеләрнең зур роль уйнавын...

Тәртип сагын булдыруда бердәм, ярдәмләшеп эшләүнең мөһимлеген ассызыклап, Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева район авылларында участок полиция хезмәткәрләренә җирле үзидарә башлыкларының булышлыгы кирәклеген әйтте. Ул авылларда хокук бозулар килеп чыкканда, аны ачу, эзенә төшүдә яисә гадәттән тыш хәлләрне алдан күрүчәнлек нәтиҗәсендә булдырмый калуда җирлекләрдә эшләүчеләрнең зур роль уйнавын ассызыклады. Эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан тантанада Бигеш авыл җирлеге башлыгы Рашат Саматовның һәм Иске Маврин авыл җирлеге башлыгы Татьяна Михайлованың бу уңайдан аеруча тыгыз элемтәдә эшләүләрен билгеләде, аларга тәртип сагын оештырудагы булышлыклары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: