Зәй офыклары

Туберкулездан саклану өчен медицина чараларын үз вакытында үткәрү кирәк

Медицина белгечләре әйтүенчә, хәзер аллергияле балалар шактый. Андыйларны белеп тору максатында, мәктәпләрдә педагоглар бала организмына аллергия бирердәй ризыклар, дару препаратлары турында ата-аналардан алдан кисәтеп куюны сорый. Бу туберкулез таякчыклары булу-булмавын ачыклау максатында ясалучы Манту вакытында да бик мөһим. Әлеге уңайдан газета укучыларыбызга Манту реакциясен тикшерүдән тыш, башка заманча тестлар булуы...

Медицина белгечләре әйтүенчә, хәзер аллергияле балалар шактый. Андыйларны белеп тору максатында, мәктәпләрдә педагоглар бала организмына аллергия бирердәй ризыклар, дару препаратлары турында ата-аналардан алдан кисәтеп куюны сорый. Бу туберкулез таякчыклары булу-булмавын ачыклау максатында ясалучы Манту вакытында да бик мөһим. Әлеге уңайдан газета укучыларыбызга Манту реакциясен тикшерүдән тыш, башка заманча тестлар булуы турында район үзәк дәваханәнең балалар табибы Григорий Абрамов сөйли:

- 2009 елдан Россия Федерациясендә балаларда һәм өлкәннәрдә туберкулезны диагностикалау буенча яңа ысуллар кулланыла. Икенче төрле әйткәндә, балада туберкулез булу-булмавын хәзер Манту реакциясе генә түгел, заманча диаскинтест һәм квантиферон тест белән ачыкларга да була. Диаскинтест пробасын куллану Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 855нче боерыгы нигезендә тәкъдим ителә.

Диаскинтест - ул аллергияле балаларда туберкулез булу-булмавын ачыклауда кулланылучы яңа препарат. Ул бары тик организмда туберкулез булган очракта гына реакция бирә. Мәсәлән, Манту пробасының нәтиҗәсе 50-70 процент белән бәяләнсә, диаскинтестта бу төгәллек 90 процент. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ел саен Манту реакциясенә тикшерү ясала, ә диаскинтест мәктәп укучыларын гына рөхсәт ителә. Шулай да, диаскинтестны авырган вакытта, хроник авырулар, аллергия авырулары ялкынсынганда кулланырга ярамый. Соңгы елларда ата-аналар балаларына төрле прививкалар, шул исәптән Манту, диаскинтест ясатудан баш тарталар, моны бала организмына зыянлы дип саныйлар. Әмма бу - ялгыш фикер, чөнки балага һәртөрле прививка ясаткач та, организм аңа реакцияне бирергә мөмкин, бу - нормаль күренеш, шул рәвешле, организм авыруларга бирешмәскә өйрәнә, каршы тора, ләкин ялкынсынулар булмаска тиеш. Кайбер ата-аналар танышларының прививка ясатмаган балалары авырмады дип күрсәтәләр. Әмма бу - күпчелек ата-аналарның үз балаларына вакытында прививка ясатуы нәтиҗәсе, чөнки инфекция таралуга прививка ясалган балалар күп булу ирек куймый, шул рәвешле, коллектив иммунитеты барлыкка килә. Дөньяда халык миграциясе нәтиҗәсендә полиомиелит һәм башка йогышлы авырулар таралуы турында һич онытырга ярамый. 52нче Федераль законның 3нче маддәсе нигезендә, санитар таләпләрне бар кеше дә үтәргә тиеш, ә әлеге законның 10нчы маддәсе ата-аналардан, өлкәннәрдән балаларның сәламәтлеге, гигиенасы өчен җаваплы булуны да мәҗбүр итә. Санитар-эпидемиолигик кагыйдәләр буенча, туберкулезны ачыклау буенча тиешле чаралар үз вакытында үткәрелмәгән булса, бала кеше төрле сәламәтләндерү-ял оешмаларына, лагерьларга кертелми. Ата-аналарның прививкалардан баш тартып, үз балалары сәламәтлегенә зыян китермәүләрен теләр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: