Зәй офыклары

Туган җире кирәк кешегә...

Әхмәт авылында узган якташлар белән очрашу кичәсе әнә шундый шигырь юллары белән башланды. Туган җир, туган авыл һәркем күңелендә җылы хатирәләр саклый. Туган җирдән дә газиз, кадерле нәрсә бар кешегә?! 2017 елда Әхмәт авылына нигез салынуга 300 ел була. Бирегә беренче Әхмәт, аннан Мәннән исемле кешеләр килеп утыра һәм авыл...

Әхмәт авылында узган якташлар белән очрашу кичәсе әнә шундый шигырь юллары белән башланды. Туган җир, туган авыл һәркем күңелендә җылы хатирәләр саклый. Туган җирдән дә газиз, кадерле нәрсә бар кешегә?!

2017 елда Әхмәт авылына нигез салынуга 300 ел була. Бирегә беренче Әхмәт, аннан Мәннән исемле кешеләр килеп утыра һәм авыл беренчесе исеме белән йөртелә. Әхмәтнең улы Бик-Бай патша армиясендә хезмәтен тутырып, үзе белән православие динендәге яшь кыз белән кайта. Бик-Бай да православие динен кабул итә, әтисе моның өчен улына авылның үзе белән бер очында яшәргә рөхсәт итми. Шул рәвешле, Бик-Бай авылның икенче башында керәшен очына нигез сала. Әлеге очка Тукай районы Гәрдәле авылыннан берничә гаилә килеп урнаша. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылда ике дини конфессия вәкиле дус-тату яши. XIX гасырның 70нче елларында бу авыл Әхмәт волосте үзәге булып тора. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында үзәк итеп Түбән Биш авылы билгеләнә. 1870 елларда Әхмәттә су тегермәне, мәчет һәм мәдрәсә була. 70нче еллар ахырында биредә мәктәп ачыла. Бүгенге көндә Әхмәттә башлангыч мәктәп, кибет, клуб бар, 225 кеше яши. Авыл халкы тырыш, хезмәт сөючән, урамнар, йортлар төзек, матур.

Һәр авыл, төбәкнең ил-көнгә танылган ул-кызлары бар. Әхмәтлеләр андыйлар белән горурланып яши. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Николай Дунаев биредә туып-үскән, канат ярган. Ул - киң иҗади диапазонга ия, тирән психологик кичерешләрне, нечкә тойгыларны, уңай һәм тискәре образлар характерын бер дәрәҗәдә, ышандырырлык итеп тамашачыга җиткерә алучы талантлы актер. Якташ очрашуда балачагы, мәктәп еллары, ничек итеп сәнгатькә тартылуы турында сөйләде.

- Минем язмышым - театр. Түбән Биш мәктәбе укытучыларына рәхмәт, алар миндә артистлык очкыннарын күреп, аны үстерергә, әлеге юнәлештә укырга барырга этәргеч бирде, - ди Николай Иванович.

Ул мондый очрашу оештырган өчен район, Кадер авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Әлеге авылдан фән эшлеклеләре да чыккан. Аларның берсе - педагогика фәннәре докторы, профессор Рафис Шәймәрданов. Ул күп еллар Алабуга педагогика институтында белем биргән, бүгенге көндә Сургут университетында укыта. Рафис Хәсәнович авылның күренекле кешеләренә, авылның 300 еллыгына әзерлек эшләренә тукталды, тел-милләт проблемаларын күтәрде. Тагын ике күренекле авылдашлары белән горурлана әхмәтлеләр: алар - Түбән Камада яшәүче милли көрәш буенча Россия чемпионы, Россиянең спорт мастеры Миңлехәмәт Зәйнуллин һәм полковник Петр Егоров (мәрхүм). Эзләнсәң, авылыбыз күренеклеләре исемлеген әле тагын тулыландырып булыр, ди Рафис Хәсәнович.

Очрашуны Миңлегөл Насыйбуллина белән Вячеслав Абрамов алып барды. Ул укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, Алсу Әюпова, Әмир Сөләйманов, Рәфкать Шәймәрданов, Ләйсән Тимерханова, "Туганайлар" керәшен фольклор коллективы чыгышлары белән аралашты. Фәрит Фәретдиновның тальян гармунда сыздырып уйнавы, Хәсән ага Шәймәрдановның өздереп җырлавы кичәгә мәгънә өстәде.

Мондый җылы бәйрәм, очрашуларга сусаган икән халык. Бәйрәмдә шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: