Зәй офыклары

“Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-ана нигезен онытма!”

Авылым, син бөек илкәемнең Җанга якын газиз почмагы. Җылытып яшәр гомер буе безне Туган җирнең газиз учагы. - Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем. Йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Үсеп буйга җиттем, тормышка чыктым, балалар үстердем, - ди...

Авылым, син бөек илкәемнең

Җанга якын газиз почмагы.

Җылытып яшәр гомер буе безне

Туган җирнең газиз учагы.

- Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем. Йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Үсеп буйга җиттем, тормышка чыктым, балалар үстердем, - ди Бишсубашы (Пусташит) авылының ак яулыклы әбие Разия апа Хәйретдинова.

Әйе, Бишсубашы авылының табигате искиткеч матур. Бер карасаң, авыл ике урамлы кебек, ә авыл халкы аны өчкә бүлә: югары, керәшен һәм аръяк урамнары дип атый.

Бишсубашы - бик борынгы авылларның берсе. Ким дигәндә, аның 700-800 еллык тарихы бардыр, мөгаен. Авылга ике олы юл керә. Элек Явыз Иван гаскәрләре, авылга кереп, ярты авылны чукындырган, диләр. Керәшен урамының барлыкка килүен халык шулай аңлата. Авылда исә татарлар яши. Үзләре әйтмешли, бер йортта ике милләт кешеләре яшәгән тату гаиләләр дә бар.

Кече авыл бәйрәме дә авыл уртасында үткәрелде. Бәйрәм үткәрелгән урын бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр белән бизәлгән. Әнә якында гына бормаланып инеш ага, анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә. Димәк, авыл халкы терлекчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнә: сыер асрый, кәҗә-сарык тота, кыяр-помидор, бәрәңге, чөгендер үстерә.

- Кичләрен безнең авылның матурлыгын күргәнең юк синең, - ди ак яулыклы әбиләр. - Кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Элек яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора иде.

Әйе, авыл халкының күпчелеген пенсионерлар тәшкил итә. Шулай да урта һәм яшь буын гаиләләр дә юк түгел. Мәсәлән, Черновлар, Мәүләветдиновлар, Камаловлар, Әһлиуллиннарның гаиләләрен урта буын, дип әйтергә була. Габделхаковлар исә иң яшь гаиләдән санала.

Авылның фельдшерлык пункты бар. Аның белән Тамара Москова җитәкчелек итә. Аның 30 ел стажы бар икән инде. Балалары да әнисе һөнәрен сайлаган. Кызларының икесе дә - табиблар. Лариса Москова - Зәйдә теш табибы, икенче кызлары Наталья да, укуын тәмамлап, Чаллы шәһәренә табиб булып эшкә урнашып йөри. «Кече авыл» көнендә үзәк дәваханәнең гомумпрактика табибы Миңнехан Гарифуллин да килде. Ул авыл халкының сәламәтлегенә күзәтү үткәрде, киңәшләрен бирде.

Авылның үз кибете бар. "Нур" кибетендә Диләфрүз Мөбарәкшина сату итә. Авыл халкы өчен кибет ихтыяҗы килеп тугач, 2007 елда Диләфрүз кибет ачкан. Кибеттә барлык төр продукция, көнкүреш-кирәк яраклары, хуҗалык товарлары сатыла. Диләфрүз Мөбарәкшина - Бишсубашы кызы. Ул Түбән Биш мәктәбен, Алабуга педагогика институтын тәмамлаган.

- Мин күбесенчә халык соравы буенча эшлим. Халык ни сораса, шуны алып кайтам: ипи-тоздан, сөт ризыкларыннан өзгән юк, - ди ул.

Укырга исә Бишсубашы балалары Түбән Биш мәктәбенә йөри. Авыл арасы бер чакрым гына булса да, автобус йөртә аларны. Эшчеләр «Восток» агрофирмасының "Игенче" бүлекчәсендә, мәктәп-клубларда хезмәт итә.

Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инеш-елгаларның да башлангычы бар. Бу - чишмәләр. Бишсубашының "Салкын чишмә"се дә тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелди. Нәкъ шагыйрь әйткәнчә, чишмәләр кемнең генә күңеленә илһам, изгелек салмый да кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән. Күптән түгел бертуган Хәйретдиновлар - Илдар белән Ирек, тормыш иптәше Гөлнур, уллары Марат чишмәне төзекләндерү эшенә керешкәннәр, ял итү өчен нарат бүрәнәләрдән өстәл-эскәмияләр дә ясаганнар. Хәй- ретдиновлар Чаллыда үз эшләрен ачканнар. Күптән түгел 50 яшендә вафат булган Фәхрулла Хәйретдиновның "Беркут" исемле төзелеш базасы бар икән. Ул әлеге базаның директоры булган. Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов әлеге гаиләне иң тырыш һәм булдыклы гаилә, ди.

Авылдан ерак түгел урманнар бар. Җәй уртасында урман аланнарында чалгы тавышлары ишетелә. Авыл халкы да кышка печән әзерләү белән мәшгуль.

Бишсубашына килеп төпләнгән Таҗетдин Юлдашев биредә яшәүчеләрне кыяр-помидор белән һәрвакыт сөендереп тора. Ул теплицаларда үстереп сата аларны. Әле авылның элекке колхоз вакытыннан калган абзар-кураларын төзекләндереп йөри. Исәбе - ит өчен үгезләр үстерү. Бүгенге көндә 73 баш үгезе бар. Алар җәйләүдә йөри.

Түбән Биш җирлегенә кергән Бишсубашы авылының да хәл итәсе мәсьәләләре бар, әлбәттә. 150 метр озынлыкта суүткәргечләр сузарга, Заречная урамы юлына таш салдырырга кирәк. Тик авыл уртасындагы ташландык хәлгә килеп баручы татар халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның яшәгән йортын күреп йөрәк әрни. Шул йортны әз генә булса да тәртипкә китереп, истәлек тактасы куеп булмый микәнни? Гүзәл табигатьле матур авылның ямен җибәрә торган йортка әйләндермәскә иде аны. Бераз гына булса да мәрхәмәтлерәк булыйк! Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән бит өлкәннәр.

Гомумән, Бишсубашы - төзек һәм матур авыл. Аның кешеләре дә ачык күңелле, тырыш, булдыклы һәм хезмәт сөючән. Юкка гына татар халык шагыйре, авылдашлары Мөдәррис Әгъләмов бу якка мәдхия укымагандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: