Зәй офыклары

Туган телем-бөек анам теле

"Алтынчәч" балалар бакчасында яңа ел бәйрәмнәре яллары да бик күңелле үтә. Һәр билгеләнгән көннәр буенча төрле чаралар үтеп бара. Шул чараларның берсе "Туган телем- бөек анам теле" дип исемләнгәне әниләр, тәрбиячеләр, балалар катнашында үтте. Бу бәйрәмдә без үз ана телләребез ни дәрәҗәдә кадерле икәнен үзара ярышларда әйтеп бирдек. Беренче бирем...

"Алтынчәч" балалар бакчасында яңа ел бәйрәмнәре яллары да бик күңелле үтә. Һәр билгеләнгән көннәр буенча төрле чаралар үтеп бара. Шул чараларның берсе "Туган телем- бөек анам теле" дип исемләнгәне әниләр, тәрбиячеләр, балалар катнашында үтте. Бу бәйрәмдә без үз ана телләребез ни дәрәҗәдә кадерле икәнен үзара ярышларда әйтеп бирдек. Беренче бирем һәр гаилә үзенең гаиләсе турынды, нинди телдә аралашулары турында сөйләп бирделәр, икенче биремдә бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре белән таныш микән, гаиләдә ни дәрәҗәдә укыла микән Тукай әсәрләре шуның турында белдек. Әсәрдән өзек укылды катнашучылар тиз генә әйтеп бирделәр. "Капкалы", "Урындыкка кем тизрәк утыра" һәм башка уеннар бик кызыклы уйналды. Татар халкында бик яратып җырлана торган җырларның көйләре яңграды, шул көй буенча җырның исеме әйтеп бирделәр. Ә "Ак чәчәкләр" дигән җырны тыңлап эчтәлеге буенча рәсем ясадылар. Соңыннан үзләренең яраткан һөнәрләрен - җыр, бию, шигырь сөйләргә осталыкларын күрсәттеләр. Әңгәмәне чәй табыны артында дәвам иттек. Барлык килгән кунаклар да, балалар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: