Зәй офыклары

Тырыш Маликовлар

Бигеш - яшь, матур гаиләләргә бай авыл. Әлеге авылда яшәүче Айгөл белән Әнәс Маликовларны матур гаилә дию өстенә, тырыш, уңган-булган парлар, дияр идем. Сез аларны рәсемдә мунча күтәргәндә күрәсез. Айгөл күрше Карман авылыннан, Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлап, авылда эшләп, яшәп калган. Төп нигездә менә дигән итеп яшиләр Маликовлар. Авыл халкы...

Бигеш - яшь, матур гаиләләргә бай авыл. Әлеге авылда яшәүче Айгөл белән Әнәс Маликовларны матур гаилә дию өстенә, тырыш, уңган-булган парлар, дияр идем. Сез аларны рәсемдә мунча күтәргәндә күрәсез.

Айгөл күрше Карман авылыннан, Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлап, авылда эшләп, яшәп калган. Төп нигездә менә дигән итеп яшиләр Маликовлар. Авыл халкы да әлеге тырыш гаиләне мактап кына тора. Әнәс "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә слесарь булып эшли. Маликовлар гаиләсендә ул һәм кыз үсә. Гүзәл белән Марат мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Айгөлне мәдәният һәм китапханә җитәкчелеге дә тырыш хезмәткәр, дип бәяли, ул быел "Иң яхшы китапханәче" номинациясендә район башлыгы грантына ия булды. Мәгариф ветераны Рәүф Насыйбуллин белән Бигеш авылы тарихы турында китап яза, "Зәй офыклары" газетасы белән дә хезмәттәшлек итәргә вакыт таба ул. Укучыларны китапханәгә тарту, китапка мәхәббәт уяту максатында эшнең төрле юлларын эзли. Авылны, эшемне яратам, ди Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: