Зәй офыклары

Төзүче – мактаулы һөнәр

Бу якшәмбедә төзүчеләр, проектчылар, архитекторлар, төзелеш индустриясе сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Төзүче һөнәре - җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар...

Бу якшәмбедә төзүчеләр, проектчылар, архитекторлар, төзелеш индустриясе сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Төзүче һөнәре - җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли, урам, ишегаллары, паркларны төзекләндерә. Төзүчеләр тырышлыгы белән Зәебез дә көннән-көн матурлана, кешеләр туган йорт җылысын ныграк тоя. Бу зур эштә "Тимер-бетон корылмалар заводы" ҖЧШнән 4нче разрядлы арматурачы Равия Әһлиуллинаның да өлеше зур. Ширкәт җитәкчелеге аның турында үз эшенең остасы, мактаулы һөнәр иясе, ди. Равия төзелеш тармагында 23 ел хезмәт куя. Ул - Югары Шепкә авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлагач, 60нчы һөнәр училищесында укып, оператор һөнәрен үзләштерә. "КамАЗ-Автоагрегат" заводында эшләп тәҗрибә туплагач, тимер-бетон корылмалар заводына эшкә килә. Равия ханымның заводта эшчәнлеге бетон плитәләр өчен тимер рәшәткәләр ясаудан гыйбарәт. Төрле озынлыктагы рәшәткәләр станокта ясала. Ханым 23 ел инде станок артында төзелеш өчен материалларга кирәкле деталь җитештерә.

- Коллектив бербөтен, бер-беребезне аңлап, кайгы-шатлык килгәндә уртаклашып эшлибез, - ди Равия ханым. Гомернең күп вакыты эштә үтә. Бер гаиләдәй эшләгәндә, авыр хезмәт тә җиңел тоела. Равия ханым хезмәттәшләре Анна Тихонова, Ләйсән Семенова, Снежанна Мордовина, Эльвира Җиһаншиналар турында җылы итеп сөйли. Аның коллективта абруе зур. Ширкәтнең күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия булган. Гаиләдә дә уңган хуҗабикә ул Равия. Улы Руслан "Мефро уилз Россия - Зәй заводы"нда эшли, кызы Айгөл финанс-икътисад институтында белем ала. Буш вакытларында Равия ханым бәйли, укырга ярата, концерт-спектакльләргә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: