Зәй офыклары

Сугыш чоры баласы мин

Сугыш башланганда миңа 6 яшь иде. Сугышның беренче көннәрендә үк әтигә хәбәр килеп, ул сугышка китте. Без - кечкенә биш бала, арбага тезелеп утырып, олы юлга кадәр әтине озата бардык. Әти китте... Сугыш вакытының барлык авырлыгын, ачысын кечкенә буйлы әнкәй үз җилкәсендә күтәрде. Барысын да эшләде әнкәй безне, биш баласын,...

Сугыш башланганда миңа 6 яшь иде. Сугышның беренче көннәрендә үк әтигә хәбәр килеп, ул сугышка китте. Без - кечкенә биш бала, арбага тезелеп утырып, олы юлга кадәр әтине озата бардык.

Әти китте... Сугыш вакытының барлык авырлыгын, ачысын кечкенә буйлы әнкәй үз җилкәсендә күтәрде. Барысын да эшләде әнкәй безне, биш баласын, ачтан үтермәс өчен: ат та җикте, бүрәнә дә ташыды, үзе ашамаса ашамады - безне ризыктан аермады.

Салкын бер караңгы кичтә безгә дүрт солдат абый кергәне хәтеремнән бер дә китми. Без әнкәй пешергән бәрәңгене ашарга дип мич тирәсендә тезелеп утыра идек. Әнкәй әлеге абыйларга чәй эчерде, пешкән бәрәңге белән сыйлады. Абыйларның берсеннән: «Минем әтием кайтамы?» - дип сорагач, ул кайтыр әтиең, кайтыр, кызым, дип башымнан сыйпады да: «Минем дә синең кебек кызым бар», - дип кулыма, күкрәк кесәсеннән алып, бер шакмак шикәр тоттырды. Солдат абый биргән шикәрне әни барыбызга да бүлеп бирде. Әлеге шикәрнең баллы тәме авызда һаман саклана кебек.

Ашларыма суган турыйм,

Күзгә керә әчесе.

Сиксән яшемә җитсәм дә,

Йөрәктә сугыш ачысы.

Аклы-күкле күлмәкләрне

Без яратып киябез.

Илләр-күкләр аяз булса,

Без бик тә сөенәбез.

Су буенда ат эчерәм,

Тезгәннәре кулымда.

Матур тормышта яшәсен

Бездән калган буын да.

Идәндәге паласымның

Тузаннарын кагамын.

Әткәй сугышка киткәндә

Бишекләрдә калганмын.

Өздереп гармун уйныйлар

Авыл урамнарында.

Әтиемнең нурлы йөзе

Тора күз алларымда.

Биек тауның башларында

Ак чәчәк аткан миләш.

Әтием, син сугышта шул,

Кемнәрдән сорыйм киңәш...

Нурдидә Шәйхисламова. Карман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: