Зәй офыклары

Ул безгә бик якын иде

"Зәй офыклары" газетасы редакциясе коллективы югалту кичерә. 6 декабрьдә редакциябезнең машина йөртүчесе Сахиулла Сафиулла улы Гыйльманов вафат булды. Сахиулла абый беркайчан да беркемгә дә авыр сүз әйтми торган, киресенчә, һәркемнең күңелен үсендерергә тырышкан, ярдәмчел, гаять нечкә күңелле зат иде. Ул безнең хезмәтебезнең үзенчәлеклелеген аңлау белән дә аерылып торды, һәрнәрсәдә хәбәрдар,...

"Зәй офыклары" газетасы редакциясе коллективы югалту кичерә. 6 декабрьдә редакциябезнең машина йөртүчесе Сахиулла Сафиулла улы Гыйльманов вафат булды.

Сахиулла абый беркайчан да беркемгә дә авыр сүз әйтми торган, киресенчә, һәркемнең күңелен үсендерергә тырышкан, ярдәмчел, гаять нечкә күңелле зат иде. Ул безнең хезмәтебезнең үзенчәлеклелеген аңлау белән дә аерылып торды, һәрнәрсәдә хәбәрдар, басма матбугат белән дә даими танышып барды. Шуның өчен дә коллектив аны яратты, үз итте. Аны югалтуны без һәрберебез үз гаилә әгъзасын югалткандай кичерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: