Зәй офыклары

Улы – горурлыгы

Бүгенге көндә Зәйдән 180 егет армия сафларында хезмәт итә. Бу көннәрдә дистәдән артык узган көз армия хезмәтенә киткән егет кайтты. Алар арасында Руслан Мартемьянов та бар. Хәрби бурычын үтәүче улларын әниләрдән дә ныграк зарыгып көтүче бар микән? Шәһәрдәшебез Людмила Мартемьянова улы Русланны әнә ничек сагынып каршы алды. Солдат әнисенә чәчәк...

Бүгенге көндә Зәйдән 180 егет армия сафларында хезмәт итә. Бу көннәрдә дистәдән артык узган көз армия хезмәтенә киткән егет кайтты. Алар арасында Руслан Мартемьянов та бар.

Хәрби бурычын үтәүче улларын әниләрдән дә ныграк зарыгып көтүче бар микән? Шәһәрдәшебез Людмила Мартемьянова улы Русланны әнә ничек сагынып каршы алды. Солдат әнисенә чәчәк бәйләме алырга да онытмаган.

-Тазарып та, буе да үсеп киткән сыман, чып-чын ир-егет булып кайтты улым, - ди Людмила, баласы-багалмасына куанып.

Якташ шәһәребезнең 4нче мәктәбен тәмамлап, Әлмәт нефтьчеләр институтының беренче курсыннан соң, үз теләге белән армия хезмәтенә алына һәм көнбатыш хәрби округының Санкт-Петербург шәһәрендә элемтә бүлеге механигы булып хезмәт итә. Улларының намуслы, тырыш хезмәте өчен хәрби округ штабы элемтә үзәге башлыгы Д. Сидоринның Рәхмәт хатын алган көнне Алексей белән Людмила Мартемьяновларның сөенеченең чиге булмый. Моңа солдатның әби-бабаларының да өлеше зур була. Бердәнбер улларын акыллы. Тәрбияле, ватанпәрвәр, тыңлаучан, карусыз итеп үстерү нәтиҗәсе бит ул. Һәр нәрсәдә үрнәк булган Русланны хезмәт иткән җирендә калырга бик кыстыйлар. Тик ата-ана башкачарак фикердә.

-Улымның туган җирендә тормышта үз урынын тапканын, гаилә корганын күрәсе, аның балаларын бергә үстерәсе килә, - ди ана.

Башка җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булу яхшырак, дигән гыйбарәдә күпме хаклык бар. Солдат әнисе сүзенә колак салмый калмый, билгеле. Илгә-көнгә лаеклы ул үстерүче ананың хезмәттәшләре арасында да абруе зур. Күп еллар социаль тармакта хезмщт куйган Людмила эшен пенсия фондында дәвам итә. Биредә йч ел гына эшләвенә карамастан, абруе зур аның. Хезмәттәшләре Людмиладан улының хезмәте белән еш кызыксыналар, үзара шаяртып, солдатка, Русланның хәле ничек, дип хәлен белешеп торалар.

365 көн аз да, күп тә түгел... Мартемьяновлар уллары приясага кабул иткән мизгел шатлыгын урында бергә кичерәләр. Ярты ел хезмәтеннән Санкт-Петербургка махсус барып, Русланны частьтән алып, шәһәр буйлап сәяхәт оештыралар. Ана белән бала көн дә диярлек кәрәзле телефоннан аралаша. Руслан хезмәтеннән зарланмый, киресенчә, бар да яхшы, борчылмагыз дип әнисен юатып тора. Ничек сагынмыйсың инде? Людмила еш солдат аналары белән аралаша, киңәшләшә, күңелендә булганнарын алар белән уртаклаша. Улының хезмәтен тутырып өйгә кайтасы көнне ял алып, табын көйләп, туганнары, улының дусларын чакырып каршылый. Каенсеңлесе Галя кызлары белән бу шатлыклы көнгә стена газетасы да чыгарырга өлгерә. Улы кайткан шатлыклы мизгелне әйтеп-аңлата алмый ана. Шул рәвешле Мартемьяновлар өеннән кунаклар өзелми, шатлыклы көннәребез, сөенечебезне уртаклашырга килгән танышларга өебез ачык безнең, ди Людмила. Кичәге солдат әти-әнисе, зби-бабаларына алар биргән тәрбиягә, аңа хөрмәтле булганга бик рәхмәтле. Аларның ышанычын алга таба да аклармын, ди Руслан. Моның шулай буласына шик юк.

Барлык солдат әниләренә теләге бер ананың - уллары армиядән исән-имин, хәвеф-хәтәрсез әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: