Зәй офыклары

Ул тумыштан табиб

«Табиб һөнәре - батырлык. Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә», - дип язган Антон Чехов. Күз табибы Ләйлә Салихова белән очрашкач, табиб һөнәренең, чыннан да, изге һөнәр икәнлегенә тагын бер кат инандым. Ләйлә Рифовна Пермь өлкәсендә туган. Әтисе Риф Сәлахов - Актаныш якларыннан, белгечлеге буенча юрист....

«Табиб һөнәре - батырлык. Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә», - дип язган Антон Чехов. Күз табибы Ләйлә Салихова белән очрашкач, табиб һөнәренең, чыннан да, изге һөнәр икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Ләйлә Рифовна Пермь өлкәсендә туган. Әтисе Риф Сәлахов - Актаныш якларыннан, белгечлеге буенча юрист. Әнисе Сәгыйдә Зәкиевна - Пермь ягыннан, лаеклы ялга чыкканчы татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Ләйлә табиблык хезмәтенә студент эскәмиясеннән генә килми. Медицина институтына кергәнче, Ижевск күз клиникасында шәфкать туташы булып эшли. 1990-1997 елларда Ижевск дәүләт медицина институтының офтальмология буенча дәвалау эше бүлегендә белем ала. Укыган елларын сагынып искә төшерә Ләйлә Салихова. Институтта үзем теләгән бүлектә уку - иң бәхетле елларым, шәфкать туташы булып эшләү практикасы минем өчен укуны күпкә җиңеләйтте, ди ул.

1998 елда Салиховлар гаиләсе Зәйгә күченеп килә. Шул елдан үзәк дәваханәдә күз табибы булып эшли ул. Дистә елдан артык эшләү дәверендә авыруларның ихтирамын яулап өлгергән. Әгәр Ләйлә Рифовна үз вакытында ярдәм күрсәтмәгән булса, мин бүген якты дөньяны күрмәгән булыр идем, ди Сармашбаштан килгән авыру.

Ләйлә Салихова үзе дә авыруларны хөрмәт итә, кулыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырыша. Аның кабул итү вакытында халык бик күп була.

- Табиб этикасы авыруларның теләге белән дә исәпләшергә куша. Кешеләр безнең янга авырулары белән генә түгел, язмышлары белән дә уртаклашырга килә. Авыру кайвакыт беркемгә сөйләмәгән серләрен сиңа ачып сала, чөнки ул синең бу турыда беркемгә дә сөйләмәячәгең турында белә. Ул шул рәвешле үз күңеленә азмы-күпме җиңеллек ала, - ди Ләйлә ханым.

Табибның эш графигы бик тыгыз. Ул әле чакыру вакытында хәрби комиссариатта да эшли. Шуңа күрә авыруларга тиешле ярдәмне күрсәтеп бетерә алмавына уфтана. Ул үз эшен югары һөнәри дәрәҗәдә башкарырга өйрәнгән, хезмәтенә һәрчак җаваплы карый, белемен даими камилләштереп тора.

Хезмәтендә абруй казанган ханым - өйдә дә уңган хуҗабикә, иренә тугры тормыш иптәше һәм ике кызының яраткан әнисе. Кызлары Диләрә белән Адилә быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнар. Йөзендә иман нурлары балкыган Ләйлә Рифовна балаларын дин кушканча тәрбияләргә тырыша.

Табиб унике ел инде үз бизнесы белән дә шөгыльләнә. Аның 35нче бистәдә "Оптика" диагностика үзәге бар.

- Бизнес белән шөгыльләнергә тормыш үзе этәрә. Табиб акчасы белән генә тормышны алып баруы авыр. Өстәвенә, балаларны кеше итәсе бар,- ди ул.

Әйе, әлеге мөлаем, эчкерсез ханым яныннан чыккач, үзеңне шулкадәр җиңел һәм рәхәт итеп хис итәсең. Ул сине күз карашы белән генә түгел, ягымлы тавышы белән дә дәвалый икәненә инанасың.

Минемчә, Гиппократ анты биргән кеше нәкъ менә Ләйлә Салихова кебек булырга тиеш. Ул тумыштан табиб, ягъни аның җаны, күңеле матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: