Зәй офыклары

Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!

17 - 28 ноябрьдә "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең икенче этабы бара. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә киң җәмәгатьчелекне дә актив катнашырга чакыра. Наркотик таратучылар, аны куллану урыннары, мондый кырын эшләр буенча шик тудыручылар, яшь...

17 - 28 ноябрьдә "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең икенче этабы бара. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә киң җәмәгатьчелекне дә актив катнашырга чакыра. Наркотик таратучылар, аны куллану урыннары, мондый кырын эшләр буенча шик тудыручылар, яшь буынны наркотиклар куллануга тартуны пропагандалаучы интернет сайтлар турында кичекмәстән хәбәр итү сорала. Әлеге куркыныч күренешләргә битараф булмаганда гына бу афәтнең тамырына балта чабарга, яшьләребезне, якыннарыбызны моннан аралап калырга мөмкин. "Ышаныч телефоны"на кергән хәбәрләрнең анонимлыгы гарантияләнә. Телефоннар: 7-15-74; 7-14-46; 7-14-34; 02; 020.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: