Зәй офыклары

Уналты оныклы ветеран

Җиңү таңын якынайтуда катнашкан ветераннар сафы кимүгә бара. 68нче җиңү көнен районда 68 ветеран каршылады. Шуларның берсе - Николай Иванович Фирстовка бу көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Татьяна Воропаева котлап, РФ Президенты Владимир Путин котлавын ирештерде, бүләк тапшырды. Без сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, сез игътибар һәм...

Җиңү таңын якынайтуда катнашкан ветераннар сафы кимүгә бара. 68нче җиңү көнен районда 68 ветеран каршылады. Шуларның берсе - Николай Иванович Фирстовка бу көннәрдә 90 яшь тулды.

Юбилярны район башлыгы Татьяна Воропаева котлап, РФ Президенты Владимир Путин котлавын ирештерде, бүләк тапшырды. Без сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, сез игътибар һәм хөрмәткә лаек Николай Иванович, диде ул.

Юбиляр бик бәхетле: аның 5 баласы, 16 онык-оныкчыгы бар. Юбилей көнендә алар җыелып килеп, кадерле кешеләрен котлады.

Николай Иванович тумышы белән Кече Бүсрәк авылыннан. 13 яшьтән колхозда хезмәт куя. Фронтка 1942 елда алына. Волхов фронтында пулеметчы була, Мәскәү һәм Ленинград арасында барган бер бәрелештә яралана. Госпитальдә дәваланып чыккач, элемтәче була. Янә яралана. Аны 6 айга туган авылына җибәрәләр. 1943 елда яңадан фронтка китә. Тагын яра ала якташ. Госпитальдә дәвалангач, Япония сугышына озатыла. Туган авылына 1946 елда гына Бурятиядән демобилизацияләнә. Колхозда эшли, авылның чибәр кызы Екатерина белән гаилә кора. 17 еллап Яңа Спас МТСында эшли. Моннан 53 ел элек гаиләсе белән Акташка күчә. "Татнефть" АҖгә караган Әлмәт юл идарәсе остаханәсендә техника ремонтлау белән шөгыльләнә. Шуннан ул лаеклы ялга чыга. "Татнефть" идарәсенең күпсанлы Мактау грамоталарына ия була. Хатыны Екатерина белән ике ул, өч кыз үстерәләр. Ул бер ел элек вафат булган, ветеран аны күз яшьләрен сөртеп искә ала. Россия Хөкүмәте булышлыгы белән Зәйдән бер бүлмәле фатир алган. Екатерина бу бәхетле көннәрне күрә алмады, бик сөенер иде, ди ветеран. Озак яшәү серен тәмәке тартмау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, балыкка йөрүдән күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: