Зәй офыклары

Йорты – авыл бизәге

Әлеге бизәкләп эшләнгән күркәм йорт Чыбыклы авылында гомер кичерүче, терлекчелек тармагында зур хезмәт куйган, республикада билгеле кешеләр Миндоха белән Миннәхмәт Хәмидуллиннарныкы. Икесе дә бозау карап, көнне-төнгә ялгап эшләгән Хәмидуллиннар йорт-җир, каралты-кураның төзеклегенә, матурлыгына да игътибарлы булырга вакыт тапканнар. Миндоха апа - "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены, өченче дәрәҗә "Хезмәт даны" ордены...

Әлеге бизәкләп эшләнгән күркәм йорт Чыбыклы авылында гомер кичерүче, терлекчелек тармагында зур хезмәт куйган, республикада билгеле кешеләр Миндоха белән Миннәхмәт Хәмидуллиннарныкы. Икесе дә бозау карап, көнне-төнгә ялгап эшләгән Хәмидуллиннар йорт-җир, каралты-кураның төзеклегенә, матурлыгына да игътибарлы булырга вакыт тапканнар. Миндоха апа - "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены, өченче дәрәҗә "Хезмәт даны" ордены кавалеры. Бөтерчектәй ханым әле дә ихатада мал-туар арасында мәш килә, бер үк вакытта өйне тәртиптә тотып, матур гөлләр үстерергә дә егәр таба. Миннәхмәт абый Чыбыклыда балта остасы, төрле төзелеш материалларын челтәрләп йорт, капка, коймаларны чәчәктәй бизәү буенча да дан тота. Бүген, йортларның тышкы бизәлешенә әллә ни игътибар бирелмәгән заманда, челтәрләп эшләнеше белән әллә кайдан үзенә тартып торган авыл өенә сокланмый мөмкин түгел.

- Зәвык белән челтәрләп эшләнгән йортларны кайда барсам да хәтердә калдырырга тырышып, бер элемент белән икенчесен берләштереп, үземә генә хас бизәкләр эшләргә ярата идем. Инде менә хәзер өлкәнәеп, балаларыбыз төп йортка кунак булып кайтканда ата йорты белән горурланып бусагадан атлап керсеннәр, дип тәртиптә тотарга, йорт-җирне таушалдырмаска тырышабыз, - дип елмая Миннәхмәт абый.

Бер булган, мең булган дип юкка гына әйтмиләр шул. Хезмәт сөйгән, тырыш, булдыклы кешеләребез матурлыкны саклаучылар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: