Зәй офыклары

Урта Багражда кичке Сабантуй узды

6 июньдә Урта Баграж авылында кичке Сабантуй узды. Бәйрәмне оештыруга әти-әниләре шушы авылдан чыккан Чаллы шәһәрендә яшәүче егетләр алынды. Алар үзләре инициатива белдереп, акча җыешып, Сабантуй үткәрү өчен урынны әзерләп, безнең авылда инде күптәннән үткәрелмәгән Сабантуй бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәм буласы көнне иртән гармун уйнап, җырлап, егет-кызлар бүләк җыйды. Бу матур...

6 июньдә Урта Баграж авылында кичке Сабантуй узды. Бәйрәмне оештыруга әти-әниләре шушы авылдан чыккан Чаллы шәһәрендә яшәүче егетләр алынды. Алар үзләре инициатива белдереп, акча җыешып, Сабантуй үткәрү өчен урынны әзерләп, безнең авылда инде күптәннән үткәрелмәгән Сабантуй бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәм буласы көнне иртән гармун уйнап, җырлап, егет-кызлар бүләк җыйды. Бу матур йола авылыбызда инде онытылып килә иде, шуны торгызып, урам буйлап җырлап-биеп бүләк җыю безне яшьлегебезгә алып кайтты, барыбыз да сокландык.

Без - авыл халкы Сабантуй оештырыла дигәч, бик сөенеп бәйрәмне көтеп алдык. Әмма бәйрәм башланыр алдыннан гына көчле яңгыр явып узды. Сабантуйга җыелган халык тарала да башлады. Ләкин яңгыр туктауга, кешеләр яңадан әкренләп җыелды. Уен, тамашалар , атлар чабышы, көрәш - барысы да оештырылды. Артистлар да чакырылган иде. Оештыручылар халыкка бәйрәм рухы бүләк итү өчен барысын да уйлаганнар иде. Без бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән Дмитрий Митянин, Альбина Моисеева, Петровлар, Кирилловлар, Кузьминнар, Капитоновларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да шулай туган якларын зурлап, хөрмәтләп яшәсеннәр иде.

Авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: