Зәй офыклары

Узган атнада Зәй юлларында 4 авариядә кешеләр зыян күргән

3 - 9 нчы ноябрдә Зәй районы юлларында 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 4сендә 5 кеше тән җәрәхәте алуган билгеле. 5нче ноябрьдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 58 километрында ике җиңел машина бәрелешә. 6 ноябрьдә "ВАЗ-2114" автомобилен йөртүче караңгы вакытта тиешсез урыннан юлны аркылы йөгереп чыгучы җәяүлене абайламыйча бәрдерә. Ә 7 ноябрьдә ике...

3 - 9 нчы ноябрдә Зәй районы юлларында 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 4сендә 5 кеше тән җәрәхәте алуган билгеле. 5нче ноябрьдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 58 километрында ике җиңел машина бәрелешә. 6 ноябрьдә "ВАЗ-2114" автомобилен йөртүче караңгы вакытта тиешсез урыннан юлны аркылы йөгереп чыгучы җәяүлене абайламыйча бәрдерә. Ә 7 ноябрьдә ике авария булды. Көндезге вакытта Дмитрово авылы янында "Газель" машинасы, тиешле дистанцияне сакламау сәбәпле "ВАЗ-2110" автомобилен арттан бәрдереп, каршы як полосага этәрә. Кичке сәгать 6лар тирәсендә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 42 километрында "ВАЗ 2110" автомобилен йөртүче каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү нәтиҗәсендә өч җиңел машина белән бәрелешә. Ике автомобильне йөртүче авыр хәлдә дәваханәгә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: