Зәй офыклары

Валентин Атласов - янә иң яхшы инспектор

Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Валентин Атласов өчен узган ел уңышлы тәмамланды. Ул сулыкларда халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә иң яхшы профилактик эш алып баручы инспектор булып табылып, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Атласовның икенче ел рәттән иң яхшы профилактик эш...

Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Валентин Атласов өчен узган ел уңышлы тәмамланды. Ул сулыкларда халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә иң яхшы профилактик эш алып баручы инспектор булып табылып, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Атласовның икенче ел рәттән иң яхшы профилактик эш алып баручы инспектор дип табылуы. Бернәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Валентин Александрович Зәй башкарма комитетлары, авыл җирлекләре, мәгариф идарәсе, оешма-предприятие, мәктәп яны, хезмәт һәм ял, балалар сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә тора. Елның теләсә кайсы фасылында оешма-учреждениеләр, мәктәп-бакчаларда сулыкларда, су объектларында саклык чаралары һәм үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату эше алып бара, даими төстә рейдлар оештыра. Укучылар арасында бозда үзеңне тоту буенча өч ел рәттән конкурс, махсус экскурсияләр уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: