Зәй офыклары

Велосипедка кызыгалар

Зәйдә велосипед урлау белән бәйле җинаять очраклары артты. Агымдагы елда эчке эшләр бүлегенә бу турыда 23 хәбәр керде. Велосипед ияләре "тимер ат"ларын теләсә кая куя: кибет янында, йорт ишегалдында, подъездларда да күрергә була аларны. Караклар шуны гына көтеп тора да. Моңа бәйле рәвештә эчке эшләр бүлеге гражданнардан озак вакытка велосипедларын...

Зәйдә велосипед урлау белән бәйле җинаять очраклары артты. Агымдагы елда эчке эшләр бүлегенә бу турыда 23 хәбәр керде.

Велосипед ияләре "тимер ат"ларын теләсә кая куя: кибет янында, йорт ишегалдында, подъездларда да күрергә була аларны. Караклар шуны гына көтеп тора да.

Моңа бәйле рәвештә эчке эшләр бүлеге гражданнардан озак вакытка велосипедларын караучысыз калдырмауларын сорый. Үз милкеңне саклау максатында төрле җайланмалар, шул исәптән трослар, чылбырлы йозаклар, тәгәрмәчләрне блокировкалаучы җайланмалар кулланырга була. Велосипед хуҗаларына үз транспортларын видеоҗайланмалар янына якынрак урнаштырырга тәкъдим ителә. Велосипедыгызны калдырганда аннан тиз салына торган әйберләрне алыгыз. Мондый транспортның үзенә тартып торучанлыгы кими.

Күпләр велосипедның паспортын сакламый, шуңа күрә аны сатып алу фактын дәлилли алмый, рам номерын белмәү дә урланган велосипедны эзләүне кыенлаштыра. Әгәр дә документлар булмаса, велосипедны, рам номерын фотога төшереп, аның характерлы сыйфатларын истә калдырыгыз. Тәгәрмәчкә, детальләргә, рамга тамга салыгыз, үзегезнең исемегезне языгыз.

Әгәр велосипедыгызны урласалар, кичекмәстән бу турыда полициягә хәбәр итегез. Шуны истә тотыгыз, ничек тизрәк хәбәр итсәгез, җинаятьчене кайнар эздән тоту һәм урланган әйберне кайтаруга ышаныч та зуррак, дип хәбәр итәләр хокук сагы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: