Зәй офыклары

Вәгазьчеләр, кайда сез?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра. Нәзарәттән алынган мәгълүмат буенча, конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, РИИ һәм мәдрәсә студентлары, башка катнашырга теләүчеләр арасында, аннан...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра. Нәзарәттән алынган мәгълүмат буенча, конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, РИИ һәм мәдрәсә студентлары, башка катнашырга теләүчеләр арасында, аннан республика күләмендә оештырыла. Мөхтәсибәтләрдән эшләр 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. 15 гыйнварга кадәр һәр мөхтәсибәт иң яхшы ике эшне жюрига юлларга тиеш. Вәгазьләр ике телдә - татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: