Зәй офыклары

Wi-Fi яшьләргә ошый

Хәбәр иткәнебезчә, шәһәрдә интернет челтәренә чыбыксыз тоташу мөмкинлеге бирүче "Таттелеком" ААҖнең Wi-Fi технологиясе барлыкка килде. Зәйдә ике урында Wi-Fi зонасы булдырылды. Аларның берсе - "Энергия" стадионы, икенчесе "Яшьлек" боз сараенда урнашкан. Лимитсыз эшләүче Wi-Fi "Таттелеком" технологиясенең өстенлекләре бик күп. Ул ноутбук, коммуникатор, смартфоннар белән даими эшләүчеләргә бик тә кулай. Студентлар,...

Хәбәр иткәнебезчә, шәһәрдә интернет челтәренә чыбыксыз тоташу мөмкинлеге бирүче "Таттелеком" ААҖнең Wi-Fi технологиясе барлыкка килде. Зәйдә ике урында Wi-Fi зонасы булдырылды. Аларның берсе - "Энергия" стадионы, икенчесе "Яшьлек" боз сараенда урнашкан.

Лимитсыз эшләүче Wi-Fi "Таттелеком" технологиясенең өстенлекләре бик күп. Ул ноутбук, коммуникатор, смартфоннар белән даими эшләүчеләргә бик тә кулай. Студентлар, эшмәкәрләр бу хезмәттән аеруча еш кулланучылардан исәпләнә. Wi-Fi технологиясе интернет челтәренә тиз арада тоташу мөмкинлеге бирә. Бер үк зонадан бер үк вакытта интернет челтәренә тоташкан 25 кулланучы тоташу тизлеген киметмичә эшли ала. Шәһәрдә "Энергия" стадионына, "Яшьлек" боз сараена спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә килүче Wi-Fi технологиясенә кушылган һәркем бу сыйфатлы хезмәттән файдалана. Яңа элемтә эшли башлауның беренче аенда (12 июньнән 2 июльгә кадәр) стадионда гына да 134 кешенең Wi-Fi технологиясе аша интернетка тоташуы мәгълүм. Ә боз сараенда 16 июньнән 11 июльгә кадәр 138 кеше Wi-Fi технологиясе аша интернетка чыккан. Бу җәй айларында белем алучы студентларның күпләп туган шәһәрләренә кайтуы, яшьләрнең яңа технологиягә аеруча мөкиббән булуы белән бәйле.

Wi-Fi технологиясе турында фикерләрен белергә теләп, без берничә яшь кешегә мөрәҗәгать иттек.

Вера Полевова, яшьләр эшләре идарәсе белгече:

- Безнең идарә "Энергия" стадионында урнашкан. Стадион - шәһәрдә яшьләр иң күп җыела торган урыннарның берсе. Wi-Fi аша интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге нәкъ менә биредә булдырылуга без - яшьләр бик шатландык. Мәсәлән, мин үзем аннан бик теләп файдаланам. Төрле чаралар уздырган вакытта стадионның һәр урыныннан интернетка кереп, кирәкле мәгълүмат алу бик тә уңайлы. Мондый мөмкинлек тудырылу стадионга күпләп яшьләрне туплау, аларны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итү өчен дә файдалы дип исәплим.

Татьяна Домничева, икътисад, идарә һәм хокук институты студенты:

- Имтиханнарны тапшырып туган шәһәремә кайтуга, биредә без - яшьләрне шундый шәп яңалык белән каршы алуларына бик шатмын. Без дуслар белән стадионда кичке якта егетләрнең футбол уйнавын күзәтергә, шулай ук буш арада боз сараенда тимераякта шуарга яратабыз. Әлеге урыннарда Wi-Fi эшли башлавы бик яхшы. Смартфон аша чит шәһәрләрдәге дуслар белән социаль челтәрләрдә аралашып алырга да өлгерәбез. Гомумән, Wi-Fi технологиясе хәзерге заман өчен бик тә кирәкле.

Евгений Абрамов, «Яшьлек» боз сараеның мәгълүмат хезмәте инженеры:

- Боз сараенда Wi-Fi технологиясе эшли башлау шәһәребезнең көннән-көн югары технологияләрне яулый баруы турында сөйли. Әлегә безнең шәһәрдә яшәүчеләр арасында моннан файдаланучылар бик күп түгелдер дип уйлыйм. Тик аның уңайлыкларын белеп өлгергән кеше аңа бик тиз тартыла. Боз сараена җәйге чорда илнең башка төбәкләреннән килеп шөгыльләнүче яшь спортчылар, тренерлар да моннан теләп файдалануларын әйтәләр. Мин үзем дә кабинетта утырып эшләп арыгач, аулаграк урында Wi-Fi технологиясе буенча интернет мәгълүматларын укырга яратам.

Әлеге уңайдан тиздән тагын бер күңелле яңалык көтелә. Июль ахырына кадәр "Энергетик" Мәдәният сараеннан Азатлык китерүче солдат һәйкәленә кадәр аралыкта Wi-Fi технологиясе кертү күздә тотыла, ягъни биредә ял итүчеләр өчен дә интернетка чыбыксыз тоташу мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: