Зәй офыклары

Хәвефле чорга кердек

Яз һәм җәй - янгыннар куркынычы аеруча көчәйгән чор. Коры, эссе һава болай да ут-күз чыгу өчен бик кулай. Ләкин ут белән бәйле бәла-казаларның күпчелегендә кеше үзе гаепле. Саксыз, тәртипсез рәвештә ут белән эш итү, җавапсызлык еш кына афәт белән төгәлләнә. Шуңа күрә язгы-җәйге периодка алдан әзерлек чаралары күрү зарур....

Яз һәм җәй - янгыннар куркынычы аеруча көчәйгән чор. Коры, эссе һава болай да ут-күз чыгу өчен бик кулай. Ләкин ут белән бәйле бәла-казаларның күпчелегендә кеше үзе гаепле. Саксыз, тәртипсез рәвештә ут белән эш итү, җавапсызлык еш кына афәт белән төгәлләнә. Шуңа күрә язгы-җәйге периодка алдан әзерлек чаралары күрү зарур.

Практика күрсәткәнчә, халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә салкын каравы - су чыганакларының әзер булмавы, кул астында ут сүндергеч, тартма белән ком, сулы мичкә һ.б. шуның ише әйберләрнең тормавы янгыннарның көчәюенә китерә.

Язгы чорның иң зур проблемасы булып чүп-чар, кипкән үлән яндыру санала. Шушы сәбәпле өй, бакча йортлары яна. Исегездән чыгармагыз, корылмаларга 50 метрдан да якын арада ут тергезү катгый тыела, ә бакча ширкәтләрендә корыган агач, үлән яндыру өчен махсус урын булдырылырга тиеш. Яккан әйбер янып беткәнче, учак сүндерелмичә торып, урыннан китәргә ярамый.

Авыл җирлекләрендә янгыннар аеруча куркыныч тудыра. Янгын сүндерү оешмаларының авылларга ерак урнашуы, юлларның начар булуы сәбәпле, вакыт үтеп, утның таралуына китерә. Мондый вакытта кешеләрнең күбесе югалып кала, тиз генә нәрсәгә барып тотынырга, нәрсә эшләргә дә белми. Ә бу кайчак кеше үлеменә дә китерә. Шуңа күрә кул астында иң кирәкле әйберләрнең булуы, ә кешеләрнең алар белән эш итә белүе зарур. Иминлегебезнең үз кулыбызда булуын истән чыгармыйк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә гадәтләник.

Зөлфия Ризванова,

янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: