Зәй офыклары

Яңа нәсел «Татарстанская» дип аталачак

Татарстан умартачылык буенча сезон нәтиҗәләре белән Башкорстаннан кала, икенче урынны алды. Сезон нәтиҗәләре Рязань өлкәсе Рыбное шәһәрендә умартачылык буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә белдерелде. Бәяләмә селекция эше, умартачылык продукциясен җитештерү, бал кортлары гаиләре саны арттыру буенча бирелде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстанда 6 мең тонна чамасы бал җитештерелгән. Бу узган ел белән...

Татарстан умартачылык буенча сезон нәтиҗәләре белән Башкорстаннан кала, икенче урынны алды. Сезон нәтиҗәләре Рязань өлкәсе Рыбное шәһәрендә умартачылык буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә белдерелде.

Бәяләмә селекция эше, умартачылык продукциясен җитештерү, бал кортлары гаиләре саны арттыру буенча бирелде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстанда 6 мең тонна чамасы бал җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, берникадәр әзрәк, әмма бүгенгә соңгы нәтиҗәләр ясалмаган әле. Агымдагы ел күрсәткечләре дә 2014 елдагы кебек булырга мөмкин.

Татарстан умартачыларының бал кортлары гаиләләрен арттыру эшенә керткән өлеше бәяләнгән, быел алар 5 меңгә арткан. Хәзер бал кортлары гаиләләре саны 250 мең тәшкил итә, Зәйдә исә алар 6085 баш. Шулай итеп, Татарстан бал кортлары гаиләләре саны буенча Башкортстаннан алда. Моннан тыш, Татарстан селекционерлары бал кортларының яңа нәселен булдыруга кереште, ул «Татарстанская» дип аталачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: