Зәй офыклары

Яңалыкны кыю кулланыйк

- Районда яшәүче һәр дүртенче кеше бүген пенсия яшендә. Ел саен пенсия фонды идарәсенә исәпкә басучылар саны арта бара. 2012 елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, пенсионерлар саны 180 кешегә артты. Әмма бу хезмәт итүчеләр нык кими дигән сүз түгел. Һәр өченче пенсия яшенә җитүче эшләвен дәвам итә, - дип...

- Районда яшәүче һәр дүртенче кеше бүген пенсия яшендә. Ел саен пенсия фонды идарәсенә исәпкә басучылар саны арта бара. 2012 елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, пенсионерлар саны 180 кешегә артты. Әмма бу хезмәт итүчеләр нык кими дигән сүз түгел. Һәр өченче пенсия яшенә җитүче эшләвен дәвам итә, - дип ассызыклады пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыпова коллегия утырышында.

Районда барлыгы 15077 пенсия алучы исәпләнә. Шуларның 12460ы - яшь буенча, 788е - инвалидлык, 677се - туендыручысын югалту буенча пенсия алучы, 1152 кешегә социаль пенсия түләнә. 2012 елда пенсиянең уртача күләме 864 сумга арткан һәм агымдагы елның 1 гыйнварына уртача пенсия 8753 сум тәшкил итә. Районда яшәү минимумыннан түбәнрәк күләмдә пенсия алучы 943 кеше исәпләнә.

Агымдагы ел башыннан пенсия фонды идарәсенең төзекләндерелгән аерым бинага күчүе төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итүче гражданнар белән эшләүне камилләштерүгә этәргеч бирде, ди идарә башлыгы. Хәзер биредә чиратлар булдырмау, үз вакытында тиешле мәгълүмат бирүне оештыру максатында, веб-камера куелган, алга таба башка уңайлыклар тудыру юллары эзләнә. Бүлек башлыгы Надежда Хәйбуллина белдерүенчә, хәзер алдан язылып, билгеле вакытта кабул итү гамәлгә кертелгән. Шул рәвешле, идарәгә 3582 кеше мөрәҗәгать итеп, сыйфатлы консультация алган. Моннан тыш, пенсия билгеләүдә тиешле документларны электрон юл белән кабул итү механизмы гамәлгә кертелә. Моның өчен һәр предприятиенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән семинарлар уздырыла, аңлату эшләре алып барыла. Алга таба терминал куелганда эш тагын да җайланыр иде, ди Надежда Хәйбуллина. Аның бу соравы һичшиксез исәпкә алыначагын республика пенсия фонды юридик бүлек башлыгы Гүзәл Насыйрова ассызыклап үтте.

- Быел республикага мондый терминаллар кайтарылачак. Чөнки Татарстан Россиядә пенсия фонды эшчәнлеге, һәртөрле үзгәрешләргә башлап алынуы белән алдынгы урында тора. Җитәкчелек яңалыкны кабул итәрдәй бүлекләргә булышлык итәргә әзер, - диде ул.

Административ иминият взнослары буенча эш аеруча четерекле тора. Бүлек башлыгы Лилия Әгъләмова сүзләренчә, район территориясендә 2573 иминиятләүче теркәлгән. Шуларның 745е - юридик зат, 1550се - шәхси эшмәкәр. Иң мөһиме - аларның иминият взносларын үз вакытында күчерүе. Кызганычка каршы, барлык эш бирүче иминиятләүченең 15 проценты бурычлылар рәтендә йөрүе сер түгел. Агымдагы елның 15 февраленә мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте өчен түләүләрдә 48 миллион 545 мең сум бурыч исәпләнә. Шуның 32 проценты - явыз төстә түләүләрне башкармаучылар. Шуңа күрә бу эшкә суд приставларын да тарту очраклары кулланыла. Соңгы вакытта прокуратура белән тыгыз элемтәдә эшләү дә уңай нәтиҗәләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: